Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәрхәмәтлелек – күңел кояшы

Республика күләмендәге "Шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында һәм шулай ук яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру максатында 21 апрельдә Биектау районының Күлле бистәсендә мәдәният йортында балалар хәйрия фонды җитәкчесе Светлана Изамбаева белән очраштылар. Фондның төп бурычы - Россия территориясендә ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар һәм балаларны, заман җәмгыятенең тулы канлы тормышына катнаштырып, аларның яшәешен...

Республика күләмендәге "Шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында һәм шулай ук яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру максатында 21 апрельдә Биектау районының Күлле бистәсендә мәдәният йортында балалар хәйрия фонды җитәкчесе Светлана Изамбаева белән очраштылар. Фондның төп бурычы - Россия территориясендә ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар һәм балаларны, заман җәмгыятенең тулы канлы тормышына катнаштырып, аларның яшәешен яхшырту, лаеклы тормыш алып барырга мөмкинлек бирү. Оешманың максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

"Шәфкатьлелек маршы" дип аталган чарабызга Күлле мәктәбе педагогларын һәм 7-11 сыйныфлары укучыларын чакырдык. Әлеге очрашу барышында Светлана "Все, что касается тебя" дигән темага "ВИЧ-инфекцияләр турында социаль-психологик тренинг уздырды. Без бу теманы яктыртырга кирәклеген аңлыйбыз. Әмма холкыбыздагы мәгълүм сыйфатлар, гадәтләр аркасында бу турыда балаларыбыз белән үзебез сүз кузгатырга читенсенәбез. Мондый тренинглар ярдәмендә Светлана Изамбаева халыкка ВИЧның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын җиткерергә тырыша.

Күпчелек очракта кеше яшерен серен ачарга ашкынып тормый. Ә менә Светлана ачарга булган... 14 елдан бирле инде анда ВИЧ-инфекция чире күзәтелә. Без оештырган чарада ул бу турыда әйткәч, аңлашыладыр - мондый көтелмәгән хәбәрдән барысы да катып калган кебек булдылар. Бу кыю хатын проблема турыдан-туры үзенә кагылган булуга карамастан, күңелендә чынбарлыкны әйтерлек көч тапкан. Ул, үзе турында онытып, әлеге афәткә дучар булучыларга нинди дә булса социаль-психологик ярдәм күрсәтергә ашыга. Ул ВИЧ һәм СПИД турындагы барлык ялгыш фикерләрне, нәтиҗәләрне тәфсилләп аңлатты. Светлана үзе кебек "башкаларга охшамаган" кешеләргә карата булган фикеребезне үзгәртте.

Әти-әнисе аңа исемне бер дә очраклы рәвештә генә куймаган. Светлана кешеләргә яктылык, мәрхәмәтлелек, риясызлык бүләк итә. Ул 4 бала үстерә: үзенең улы белән кызы бар, тагын 2 баланы тәрбиягә алган. Россиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләргә балаларны уллыкка-кызлыкка алу тыела, әмма Светлана бик күп бусагаларны таптаган, әмма балаларны кире ятимнәр йортына илтмәгән.

Балалар әлеге чара барышында ишеткән мәгълүматны, белемнәрне тормышта дөрес файдаланырлар һәм бу аларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, моны эне-сеңелләре арасында да пропагандаларга мөмкинлек бирер, дип ышанасы килә.

Без, педагоглар, социаль хезмәткәрләр һәм мәдәният эшлеклеләре, үз чиратыбызда балаларда мәрхәмәтлелек, толерантлык һәм изгелек тәрбияләүче әхлакый-этик, хәрби-патриотик чараларны еш уздырырга тырышабыз.

Балаларыбыз лаеклы буын булып үсәрләр һәм тормышта күп игелекле гамәлләр кылырлар, дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев