26 апрель 2017 яңалыклары
-
Биектау районында чираттагы «Тоннель» операциясе узды (+ФОТО)
Бүген Каменка-Әтнә автоюлының 2 нче километрында чираттагы мәртәбә "Тоннель" операциясе уздырылды. Чара кысаларында 13 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. - 4 очрак - техник төзексезлек; - 1 очрак - машинаның дәүләт номерлары укылмый; - 2 очрак - машина белән идарә итүче машина йөртүче ОСАГО иминият полисына кертелмәгән; - 3 машина йөртүче...
-
Венера Дәүлиева - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Венера Дәүлиева. Укытучы - иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Кечкенә генә сабыйлардан акыллы, үз максатларына ирешердәй кешеләр чыксын өчен әллә никадәр көч кирәк. Тапшыруыбызның...
-
Максатыбыз: җиңәргә һәм җиңәргә
Биектау районы спорт үсеше, аның төрле юнәлешләре буенча соңгы елларда республикада иң алдынгы районнарның берсенә әверелде. Спортны аерым кешеләр шөгыле итеп кенә калдырмыйча, район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешен, массакүләм спорт төрләрен үстерүне иң беренчел максат итеп куйган район хакимиятенең армый-талмый куйган хезмәт нәтиҗәсе бу. Спорт инфраструктурасы елдан-ел яхшыра, камилләшә...
-
Мәрхәмәтлелек – күңел кояшы
Республика күләмендәге "Шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында һәм шулай ук яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру максатында 21 апрельдә Биектау районының Күлле бистәсендә мәдәният йортында балалар хәйрия фонды җитәкчесе Светлана Изамбаева белән очраштылар. Фондның төп бурычы - Россия территориясендә ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар һәм балаларны, заман җәмгыятенең тулы канлы тормышына катнаштырып, аларның яшәешен...
-
Иң шаяннар һәм тапкырларны сайлап алдылар
Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Үзәк мәдәният йортында авыл җирлекләре командалары арасында КВНның финал уены булды. Иң яхшы исемен яулау өчен сайлап алу этапларын узган аеруча көчле биш команда ярышты. Алар катнашучыларның күңелләрен күтәреп, дәрт өстәп торырга килүчеләрнең һәркайсын уен-көлке, тапкырлык, җырлары белән сокландырырга тырыштылар. Сәхнәдә өр-яңа шаярту-кызыклары белән...