Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Максатыбыз: җиңәргә һәм җиңәргә

Биектау районы спорт үсеше, аның төрле юнәлешләре буенча соңгы елларда республикада иң алдынгы районнарның берсенә әверелде. Спортны аерым кешеләр шөгыле итеп кенә калдырмыйча, район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешен, массакүләм спорт төрләрен үстерүне иң беренчел максат итеп куйган район хакимиятенең армый-талмый куйган хезмәт нәтиҗәсе бу. Спорт инфраструктурасы елдан-ел яхшыра, камилләшә...

Биектау районы спорт үсеше, аның төрле юнәлешләре буенча соңгы елларда республикада иң алдынгы районнарның берсенә әверелде. Спортны аерым кешеләр шөгыле итеп кенә калдырмыйча, район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешен, массакүләм спорт төрләрен үстерүне иң беренчел максат итеп куйган район хакимиятенең армый-талмый куйган хезмәт нәтиҗәсе бу. Спорт инфраструктурасы елдан-ел яхшыра, камилләшә бара. Үсеп килүче буын бүген спорттан башка үзен күз алдына да китерә алмый. Безнең хәбәрчебез районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Нәфис Миңнебаевтан районда спорт үсеше, алда торган планнар турында сорашты.
- Нәфис Наилевич, билгеле булганча, узган елның декабрь аенда район эшчәнлегенең бик күп юнәлешләренә, шул исәптән, спорт юнәлешенә йомгак ясалды. Ул вакытта нәтиҗәләр шатландырырлык иде. 2017 елның дүрт ае узып бара. Сезнең күзлектән караганда, уңышлы булдымы бу чор?
- Әйе, әлбәттә. Әмма, иң элек, 2016 ел турында берничә сүз әйтәсем килә. Узган ел безгә бик күп җиңүләр алып килгән иде. Спорт тормышын шул дәрәҗәдә саклап калу өчен быел бик күп тырышырга туры киләчәк. Ритмны югалтмаска исәп. Безнең хоккейчылар елны бик матур башлап җибәрделәр. «Биектау-2004» хоккей командасы Татарстан беренчелегенә узган ярышларда беренче урынга лаек булдылар. «Биектау-2006" командасы да республика призерлары исемлегенә кердә. Милли көрәш белән шөгыльләнүче Биектау спортчылары да Татарстанда абруйлы көрәшчеләр дәрәҗәсенә күтәрелде. Быел "Сабантуй" газетасы призына узган Татарстан беренчелегендә безнең команда иң яхшы өч команда исәбенә керүгә иреште. Беренче Президент Кубогына Актаныш районында узган ярышларда Биектау командасы 45 команда арасында 7-нче урынны яулады. Бу да начар нәтиҗә түгел.
- Мәктәп җитәкчеләре катнашында узган соңгы киңәшмәләрнең берсендә Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин балалар арасында милли көрәшне үстерүне максат итеп куйган иде. Әйткән сүз - аткан ук, диләр. Бу юнәлештә алга китеш сизеләме?
- Рөстәм Галиуллович барлык мәктәпләрдә дә милли көрәш секцияләре булдыруны максат итеп куйды. Максатны күз алдында тотып, без үзебезгә план билгеләдек. Алга таба ай саен мәктәпләрдә милли көрәш буенча турнирлар уздырачакбыз. Билгеле инде, көрәш серләрен тирәнтен белгән, борынгыдан килгән милли спорт төрен яшь буынга тапшырырлык спортчылар кайбер мәктәпләрдә бөтенләй юк. Һәр спортның үзенә генә хас алымнары, һәр спортчының үзе генә белгән серләре була. Без бүгенге көндә район мәктәпләрендә милли спорт төре буенча балаларга осталык дәресләре бирәбез, үзебезнең тәҗрибәгә таянып, аларга көрәш нигезләрен өйрәтәбез. Атнасына ике тапкыр спорт комплексында очрашып, күмәк күнегүләр үткәрәбез. Кызыксынучылар арта. Иң мөһиме, яңа уку елыннан башлап, мәктәпләр рейтингын билгели торган төп критерийларга тагын бер критерий өстәлә - һәр мәктәптә милли көрәш секциясенең даими эшләве. Мәсьәләне шулай катгый куйган очракта гына нәтиҗәгә ирешеп була.
- Безгә биргән әңгәмәләрегезнең берсендә әти-әниләрнең үз балаларын көрәшкә бирергә теләмәгәннәрен, күп очракта спортның уен формасында бара торганына бирергә теләүләре турында әйткән идегез. Бүгенге көндә бу юнәлештә нинди вәзгыять, мәсьәләне ничегрәк хәл итәсез?
- Баланы теге яисә бу спортка җәлеп итү - гади мәсьәлә, ә аның шул спортка алга таба да тугъры калуына ирешү - бусы инде катлаулы эш. Монда инде тренерлар бик тә тырышырга тиеш. Тренер балада үзе өйрәтә торган спорт төренә карата мәхәббәт тәрбияли алмый икән, аның нәтиҗәсе дә ике яклы була. Яшь спортчыны һәрвакыт мактап, аңа көч биреп торырга, үз-үзендә ышаныч тудырырга кирәк. "Мин булдырам", дип тырышканда гына нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу эштә төрле дәрәҗәдәге ярышлар ярдәмгә килә. Балалар анда көчлерәкләрдән тәҗрибә ала, көчсезләрне җиңәргә, беренче булырга өйрәнә. Аларда чын спортчы, көрәшче характеры формалаша башлый. Спортта нинди дә булса уңышка ирешкән укучыларга без үзебез дә юнәлеш бирергә тырышабыз. Татарстанда аларга һөнәри белем бирү буенча югары уку йорты бар - Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясе. Без өметле, яшь спортчыларның әлеге уку йортына керүләрен телибез. Районыбызга спорт үсешен профессиональ дәрәҗәгә куя алырлык белгечләр кирәк. Укуны тәмамлаганнан соң безнең укучыларга туган җиргә кайтып эшләү мөмкинлеген тудырырга уйлыйбыз.
- Бүген спорт белән шөгыльләнеп үскән яшьләр, башка һөнәр сайлап, спорттан китмәсләрме соң? Араларында Сез зур өметләр багълаган спортчылар да бардыр, мөгаен.
- Мин алай дип уйламыйм. Кечкенәдән спортка тартылып, сәламәт яшәү рәвешен үзенә максат итеп куйган кеше беркайчан, берҗирдә югалып калмый. Безнең республикада, кайсы гана төбәктә яшәсәң дә, спорт объектлары җәяү бару ераклыгында гына урнашкан. Без һәр кеше дә профессиональ спортчы булырга тиеш, дигән максатны куймыйбыз бит. Үсеп килүче буында ихтыяр көче тәрбияләү, аның рухи ныклыгын арттыру, милләтнең сәламәт, акыллы булуы төп максат. Әмма яшьләрдә андый сыйфатларны тәрбияләү өчен безгә югары профессиональ дәрәҗәгә ия тренерлар - үзебезнең мәктәпләрдә, үзебезнең җирлектә тәрбияләнгән, соңыннан һөнәри югары белем алган кешеләр кирәк. Ә спорт академиясендә белем алучы яшьләр без куйган максатларга җавап бирә торган кешеләр булып формалашачак.
- Нәфис Наилевич, Сез районда яшьләр сәясәте өчен дә җаваплы кеше. Үлчәү тигез торсын өчен, көчне ике якка да тигез бирү таләп ителә? Бүгенге көндә бу юнәлеш тиешле дәрәҗәдә дип уйлыйсызмы?
- Соңгы вакытларда районда яшьләр хәрәкәтенә аеруча игътибар бирелә. «Росмолодежь» автоматлаштырылган мәгълүмати системада теркәлү моңа зур этәргеч ясады. Яшьләр Россиякүләм дәрәҗәдә уздырыла торга проектларда, программаларда, форумнарда («Иволга», «Таврида», «Территория смысла») актив катнаша башлады. «Иволга»га без өч проект җибәрдек. Безнең яшьләр, әйбәт кенә чыгыш ясап, грант алырлар дигән өмет бар. Мөмкинлектән файдаланып, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы - "Биектау" медиахолдингы җитәкчесе Эльвира Әнвәровна Мостафинага бу юнәлештә безгә күрсәткән ярдәме өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. Нәтиҗәләр озак көттермәс, дип уйлыйм.
- Кабаттан спорт юнәлешенә әйләнеп кайтыйк әле. Бүгенге көндә районның спорт тормышы кайнап тора. Республиканың күп кенә районнары ак көнләшү белән көнләшерлек. Алга таба спорт үсешен Сез ничек күзаллыйсыз?
- Мин Сезнең белән килешәм, бездә спорт тормышы күпләр көнләшерлек югары дәрәҗәдә куелган. Безнең спорт объектлары - районыбызның горурлыгы. Шул ук Боз сарае, "Биектау" универсаль спорт комплексы, ясалма чирәм белән түшәлгән стадион һәм башкалар иң югары халыкара таләпләргә дә җавап бирә. Республика программалары кысаларында спорт мәйданчыклары төзелә. Форсаттан файдаланып, районыбызга булган игътибар һәм һәръяклап күрсәткән ярдәме өчен республика җитәкчелегенә, район хакимияте башлыгы Рөстәм Галиулловичка тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Һәр башлангычның нәтиҗәсе уңай булсын өчен, иң беренче чиратта, җитәкче тарафыннан игътибар таләп ителә. Ә район җитәкчелеге өчен бер генә вак мәсьәлә дә юк. Бездә район күләмендәге ярышлар да иң югары дәрәҗәдә уздырыла. Камиллеккә чикләр юк, диләр. Без бүгенге көндә үзебезнең йөзү бассейны һәм чаңгы базасы турында хыялланабыз.
- Сезнең белән булган әңгәмәләребезнең берсендә үзегезнең көрәш келәменнән бөтенләйгә китүегез, көрәшче карьерасын туктатуыгыз турында хәбәр иткән идегез. Әмма Сез көрәшүегезне дәвам итәсез. Кабат-кабат келәмгә чыгарга Сезгә кем этәргеч ясый? Сәбәп нидә?
- Көрәшкә рухландырып торучы кеше район хакимияте башлыгы Рөстәм Галиуллович үзе. Аның ярдәме белән без ярышларга чыгабыз, үзебезнең көчле икәнлекне кабат-кабат исбатлыйбыз һәм җиңүләргә ирешәбез. Якын киләчәктә Татарстан Республикасы чемпионатында катнашырга ниятләп торам. Бүгенге көндә шул ярышларга әзерләнү белән мәшгульмен.
- Җиңеп китәргә уйлыйсыз инде?
- Һичшиксез!
2017 спорт елы дәвам итә. Спорт календаре берсеннән-берсе мавыктыргыч ярышлар белән тулып тора. Без дә үзебезнең чемпионнар турында тагын да күбрәк сөйләрбез, дип ышандырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев