Кыргый хайваннар да кышка әзерләнә
Алда безне салкын, карлы кыш көтә. Кыргый хайваннар өчен бу чор зур сынау чоры булып тора. Биектау районы укучылары ел саен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергәләп кыргый хайваннарга кышка әзерләнергә ярдәм итәләр.
Балалар кабан дуңгызларына, куяннарга алар ярата торган ризыклар калдыралар, кошларга җимнәр куялар. Күптән түгел районның 1 нче мәктәп укучылары, пошиларның ничек кышлавын өйрәнеп, аларга ярдәм итәргә урманга килделәр. Иң элек балалар пошилар өчен туклану урыны әзерләделәр. Пошины халык телендә урман великаны дип тә йөртәләр. Ул кышын кар өстеннән куак арасында куак ботаклары ашый-ашый йөри. Төнгә һәм салкынрак көннәрдә кар астына кереп ята. Кар астында яткан пошиның башы һәм гәүдәсенең бер өлеше генә күренеп тора.
Мәктәп балалары иң элек урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм укытучылары белән бергәләп пошилар килер өчен баганалар утыртып чыктылар. “Баганалар нык булырга тиеш”, - диләр урманчылар. Соңыннан аңа хайваннар организмы өчен бик тә кирәкле булган тоз салдылар. Тоз файдалы элементларга бик бай.
Биектау районына караган урманнарда пошилар яшәми. Әмма аларның күченү юллары безнең урманнар аша уза. Табигать шулай яраткан, пошилар ел саен бер үк юлдан уза. Алар ылыслы урманнарның үләнлерәк урыннарын, сазлыкларны үз итәләр. Поши агач кайрылары белән туклана. Әмма кайры туклыклы булсын өчен поши рационына тоз да кирәк. Кешеләр телендә ул биологик актив матдәләр дип атала. Пошилар тоз ялап үзләренә запас туплыйлар. Балалар һәр утлыкка 15әр килограмм тоз салып чыктылар. Урманчылар фикеренчә, бу запас хайваннарга киләсе көзгә кадәр җитәчәк. Тоз запасын аучылар да тутырып тора. Алар көн саен рейдларга чыгып, кыргый хайваннарның ничек кышлавын күзәтеп торалар. Әмма пошиларны аулау закон буенча тыела. Поши аткан кеше җинаять эшенә тартыла. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, сунарчылар, мәктәп балалары пошилар безнең урманнарны үз итсен өчен барлык алымнарны кулланалар.
“Әле күптән түгел генә урман буеннан барганда безгә ана поши очрады. Ул баласы белән иде. Аналы-балалы ике поши кызыксынып та, куркыбрак та безне күзәтте. Аларны куркытмаска, киресенчә, ярдәм итәргә кирәк. Шул вакытта гына алар безнең урманнарны яратып, яшәргә бездә калырга мөмкин”, - ди хайваннар, үсемлекләр дөньясын һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсенең Биектау районы бүлеге башлыгы Александр Фомин.
Узган атнада республикада мәктәп балалары арасында «Кыргый хайваннарны кайгырту» дигән темага инша язу буенча бәйге игълан ителде. Тиздән бәйгенең район этабына йомгак ясалачак. Җиңүчеләрнең иншалары бәйгенең республика этабына җибәреләчәк.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев