Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хезмәт арифметикасы бик гади, аны ваемсызлар гына катлауландыра

Кибеттән ипине, майны түләмичә алып булмаган кебек крандагы суны да түләмичә генә алып булмый. Су кранга үзеннән үзе генә килми. Кранны ачкач та су агып торсын өчен йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Өебездә су булачакмы, юкмы - барысы да үзебездән тора. Биектау районында коммуналь хезмәтләргә түләү бик кискен проблема булып кала....

Кибеттән ипине, майны түләмичә алып булмаган кебек крандагы суны да түләмичә генә алып булмый. Су кранга үзеннән үзе генә килми. Кранны ачкач та су агып торсын өчен йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Өебездә су булачакмы, юкмы - барысы да үзебездән тора.
Биектау районында коммуналь хезмәтләргә түләү бик кискен проблема булып кала. Бурыч миллионнар белән исәпләнә. Бурычлылар арасында өчәр ай түләмәгән кешеләр дә очрый. Мондый ваемсызлар район үзәгендә генә түгел, авылларда да бар. Бурычы 50 мең сумнан артып киткән йорт хуҗалары гына да биш дистәгә җыела.
"Кайбер ваемсыз кулланучылар аркасында безнең дә бурыч җыела. Без дә хуҗалык эшләре алып барабыз. Безнең дә газга, утка, суга түлисе бар. Кулланучылардан акча килмәү сәбәпле безгә ресурслар бирүчеләргә үзебез дә агымдагы түләүләрне түли алмый интегәбез. Шул сәбәпле хезмәтнең сыйфаты төшә, халык зарлана башлый, - ди "Биектау коммуналь челтәрләре" предприятиесе җитәкчесе Руслан Алиев.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, гамәлдә булмаган абонентлар да байтак. Алар коммуналь челтәрләргә рөхсәтсез кушылган кешеләр. Андыйлар белән челтәр хезмәткәрләре көн саен эш алып бара. Һәр тиен, һәр сум өчен чын мәгънәсендә көрәш бара. Һәркем үзенә тиешле җәзаны ала.
"Җәза катгый булачак, - ди Руслан Алиев. - Безнең хезмәт белән рөхсәтсез куллана торган кешеләрнең канализация һәм су торбалары үтә торган урыннарын махсус техника ярдәмендә яңадан казып, су килүне туктатабыз. Алар без яллаган махсус техника өчен дә, яңадан безнең челтәргә тоташу өчен дә өстәмә акча түләячәк".
Күптән түгел генә Биектау авылында шундый йорт барлыгы ачыкланды. Әмма хуҗа кеше эшнең нидә икәнлеген вакытында сизеп алды һәм "Биектау коммуналь челтәрләре" предприятиесенә килеп килешү төзеп китте.
"Әгәр кеше безгә үз теләге белән килә икән, без ул эшне хуплыйбыз гына. Андый хуҗаларга закон тарафыннан билгеләнгән штрафлар күләме дә аз гына күләмдә була, - ди Руслан Алиев. .
"Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре белән бушлай гына кулланырга теләүчеләргә 200 мең сумга кадәр штраф салына. Закон бозган кеше коммуналь хезмәтләр күрсәтә торган предприятиегә никадәр тизрәк килә, штраф күләме шулкадәр кимрәк була", - дип искәртеп үтте "Биектау коммуналь челтәрләре" предприятиесе юристы Ранис Шәрәфиев.
Кулланучылар тарафыннан әлеге төр хезмәткә бик күп дәгъва сүзләре дә бар. Райондагы барлык коммуналь челтәрләрнең 70% тузган. Алар яңартуны көтә. Торбалар тузу сәбәпле аварияләр булып тора. Әгәр барлык кулланучылар да тәртипле генә түләп барса, торбаларны алмаштыру эше дә тизрәк барыр иде.
Бүгенге көндә районда коммуналь хезмәтләрдән рөхсәтсез кулланучы 92 субъект барлыгы ачыкланды. Аларның коммуналь хезмәт түләүләре буенча җыелган бурычы 10 миллион сумнан артып китә. Бу суммага 10 артезиан коесы яисә 10 су җыю корылмасы төзеп булыр иде. Алай гына да түгел, кайсы да булса авылда 3 километрга сузылган су торбалары кертеп булыр иде.
Коммуналь хезмәт күрсәтүнең арифметикасы бик гади, аны ваемсыз кулланучылар гына катлауландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев