Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң шаяннар һәм тапкырларны сайлап алдылар

Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Үзәк мәдәният йортында авыл җирлекләре командалары арасында КВНның финал уены булды. Иң яхшы исемен яулау өчен сайлап алу этапларын узган аеруча көчле биш команда ярышты. Алар катнашучыларның күңелләрен күтәреп, дәрт өстәп торырга килүчеләрнең һәркайсын уен-көлке, тапкырлык, җырлары белән сокландырырга тырыштылар. Сәхнәдә өр-яңа шаярту-кызыклары белән...

Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Үзәк мәдәният йортында авыл җирлекләре командалары арасында КВНның финал уены булды. Иң яхшы исемен яулау өчен сайлап алу этапларын узган аеруча көчле биш команда ярышты. Алар катнашучыларның күңелләрен күтәреп, дәрт өстәп торырга килүчеләрнең һәркайсын уен-көлке, тапкырлык, җырлары белән сокландырырга тырыштылар.

Сәхнәдә өр-яңа шаярту-кызыклары белән яхшыларның да иң яхшылары - сайлап алу этапларын узучы командалар чыгыш ясады. Залга чыгышларны хуплап, алкышлап, катнашучыларга көч бирергә килгән җанатарлар җыелды. Ә ярдәм исә һәркемгә дә кирәк - моның финал икәнлеген барысы да аңлыйлар.

- Бүген чыгыш ясавы катлаулырак, чөнки бирегә барлык финалчылар җыелып килде. Командалар көчле. Әмма без барыбер җиңәрбез, дип уйлыйбыз, - диделәр "Бөреле винегреты" командасында катнашучылар.

Һәр команда да нәкъ менә җиңүгә йөз тотып килгән. Кайсы гына чыгышны алма, аның башкаларга охшамаган бер үзенчәлекле ягы булды.

- Хисләр ташкын булып ургыла. Бөтенесе ихластан. Катнашуы бик тә күңелле булды. Командалар көчлеләнгәннән көчлеләнә баралар. Барысы да бик шәпләр, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар "Мәмдәл. Галактика" командасындагылар.

Финал уенының иң истә калырлык командасы Олы Кавал авыл җирлегеннән килүчеләр булды. Алар башкалардан юмор хисе, зәвыклылык, тамашачы белән аралаша алу осталыгы ягыннан аерылып тордылар. Әле хәтта чыгышлардан соң да хис-тойгыларын тыеп тора алмадылар:

- Программаны бөтенебез бергәләп төзедек, уйлаштык. Барлык идеяләр үзебезнеке. Кемнеңдер нәрсәдер әйтүе була - без аны шунда ук киңәйтә башлыйбыз һәм берәр кызык итеп китереп чыгарабыз. Болар барысы да команда белән бергә эшләнә, - диделәр "8 шәм" командасы вәкилләре.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәркайсы өчен җан атып утырды. Рөстәм Галиуллович - райондагы КВН уеннарына башлангыч салучы, аларны илһамландыручы. Ул Биектау районының талантларга бай як икәнлеген ышанып әйтә. Финал уенында исә моның нәкъ менә шулай икәнлегенә ул тагын бер кат инанды.

- Чынлап та, КВНның бу сезоны тәмамланып килә. Артистларыбызның чыгышлары яхшырганнан яхшыра бара. Әмма әле безнең районның ачылмаган талантлары да күп. Шуның өчен яңа сезонны көтәчәкбез, - диде Рөстәм Кәлимуллин.

Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Урынбасары Ринат Сабирҗанов, барлык кимчелекле якларны, җитешсезлекләрне игътибар үзәгендә тотучы буларак, уенга йомгак ясады. 3 нче урынны "Бөреле винегреты" командасы алды, икенче урынны Каенлык һәм Мәмдәл авыл җирлекләре командалары бүлеште. Алтын исә - "8 шәм" командасында.

- Шәхсән үзем бик канәгать. Жюри әгъзалары да, әлеге проектны оештыручылар да канәгать. Без йолдызларны кабыздык, районыбыз яшьләрен кызыксындырдык, аларда иҗади дәрт уяттык. Алга куелган бурыч үтәлде, - дип ышанып әйтте Ринат Сабирҗанов.

Шаяннар һәм тапкырлар өчен яңа сезон агымдагы елның октябрь аенда башланыр. Командалар тамашачыларны тагын ниләр белән сөендерерләр - бу турыда көзен белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев