Финанс олимпиадасында һәркем катнаша ала
Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы буенча олимпиадада катнаша ала. Биектау районы мәктәпләрендә укучы берничә бала әлеге олимпиадада катнашу теләге белдерде. Олимпиада 31 мартка кадәр бара. Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында уза. Ул түләүсез нигездә була.
Катнашучылар һәм җиңүчеләр үзләренең портфолиоларын сертификатлар һәм грамоталар белән тулыландыра алачак. Алар укучыларның Учи.ру платформасындагы шәхси кабинетларында барлыкка киләчәк.
Март ахырына кадәр катнашучылар өчен Учи.ру порталында йолдызчыклар белән билгеләнгән биремнәр эленә. Биремнәр мәктәп программасына кертелмәгән. Укучы балалар биремнәрне эшли алачакмы, аларга билгесез биремнәрне эшләргә нәрсә ярдәм итәчәк?
Финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек олимпиадасында Карина Захарова да катнаша. Ул инде порталдагы биремнәрне эшли башлаган. Биремнәр бик катлаулы. Чөнки мәктәптә уза торган контроль дәресләрдә мондый сорауларны очратмыйсың. Анда өлкәннәр өчен дә, укучылар өчен дә сораулар бар. Кечкенәләрне финанс белән таныштыралар, ә өлкәнрәк сыйныф укучыларын банк карталары белән эш итү серләренә төшендерәләр. Каринага, мәсәлән, булган акчаны сак куллану һәм акчаңны нәрсәгә сарыф итәчәгеңне планлаштыру серләренә өйрәтәләр. Карина өчен бу тема яңа түгел.
“Мин акчам булса аны аерым бер максат өчен туплап барам, чипсылар алу өчен тотмыйм, - ди Карина Захарова. – Минем моно тәгәрмәч аласым килә. Бүгенге көндә 3 мең сум җыелды инде”.
Карина – Казан инженер лицеенда укый, математика фәнен ярата.
Цифрлар булган җирдә финанс грамоталылыгы алгы планга чыга. Карина үзенең максатын, планнарын язып бара. Максатыңа ирешү өчен ниләр эшләргә кирәк, нинди чыганаклардан файдаланырга була, күпме вакыт сарыф итәргә кирәк булачак? Әлегә Каринага әти-әнисе ярдәм итә.
“Дәүләтнең финанс грамоталылыгы гаиләдән үк башлана, - ди Каринаның әнисе Маргарита Захарова. – Без балаларыбызны акчаны сак тотарга өйрәтәбез. Акча күктән яумаганын, аны зур тырышлыклар куеп эшләп алырга кирәклеген аңлатабыз. Безнең гаиләдә акча бүлү вазифасы ирем өстендә. Мин аны, шаяртып, «финанс директоры» дип атыйм”.
Психологлар фикеренчә, баланың финанс грамоталылыгы әти-әнигә дә нык бәйле. Алар күп очракта ялгышлыклар да җибәрәләр. Беренчедән, гаиләдә бергәләп акча санауны кайбер әти-әниләр тыя. Шулай итеп, алар баланың акча санау теләген сүндерәләр. Ә үскәч андый гаиләләрдә үскәннәр акчаны максатсыз сарыф итә башлыйлар. Кайберләрендә акчага кирәгеннән артык сакчыл караш туа.
Икенчедән, әти-әниләр балага мәктәптә алган билге өчен акча түлиләр. Болай эшләп әти-әниләр зур хата ясыйлар. Балалар әти-әнине сөендерү өчен укымыйлар, ә үзләренең киләчәге өчен белем алалар. Балагызның финанс яктан белемле булуын теләсәгез, аңа тема буенча китаплар бүләк итегез, яисә Бөтенроссия олимпиадасында катнашырга ярдәм итегез. Олимпиадада 1 – 9 сыйныф укучылары катнаша. Балалары белән бергә әти-әниләр дә үзләренең белемнәрен тикшерә ала.
Энҗе Гәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев