22 март 2022 яңалыклары
-
Биектаулылар “Җиңү йөзе” проектында ата-бабаларының истәлеген мәңгеләштерә ала
Күп функцияле үзәк халыкка төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтә. Күптән түгел үзәктә тагын бер мөһим юнәлеш ачылды. “Җиңү йөзе” халыкара тарихи проект сугышта катнашкан ата-бабаларыбыз турында мәгълүматны күп функцияле үзәкләр аша мәңгеләштетергә ярдәм итте. Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында иң җимергеч һәм канкойгыч сугышта җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында мәгълүмат биреп, хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Ул сугышта катнашкан солдатлар турында гына түгел, партизан отрядларында көрәшкән, оккупантларга төрле юллар белән каршылык күрсәткән, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән һәркем турында мәгълүмат мәйданы булачак.
-
Финанс олимпиадасында һәркем катнаша ала
Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы буенча олимпиадада катнаша ала. Биектау районы мәктәпләрендә укучы берничә бала әлеге олимпиадада катнашу теләге белдерде. Олимпиада 31 мартка кадәр бара. Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында уза. Ул түләүсез нигездә була.
-
Амелия игелекле кешеләр ярдәменә мохтаҗ
Биектау районында яшәүче 6 яшьлек Амелия Шаһиевага оча сөягенә операция ясату өчен агымдагы елның май аена кадәр 4,5 миллион сум акча кирәк. Кызның гомере болай да кыл өстендә генә тора. Операция ясамаган очракта сабый иң күбе бер ел яшәргә мөмкин. Табиблар аның язмышын әнә шулай билгеләгән. Амелиянең әти-әнисе билгеләнгән вакытка акча туплап булмас дип борчыла. Алар игелекле райондашлары ярдәменә өмет итә. Гаиләнең исәп-хисап счетына килгән һәр сумма кызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.