Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыршыда "Илһам чишмәсе" ачылды

Безнең татар халкы борын-борыннан, чишмә-күлләрне,урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Чишмәләрне табигатебезнең күзе дип атап йөрткәннәр. Чишмәләрне һаман да карый, саклый халык, шөкер! Биектау районы Чыршы авылында бүген бик күңелле һәм күркәм чара узды. Биредә бүген чишмә ачылды. Тумышы белән Чыршы авылыннан булган Илһам Гарифуллин чишмәне төзекләндерү, яңарту өчен иганәчелек ярдәме...

Безнең татар халкы борын-борыннан, чишмә-күлләрне,урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Чишмәләрне табигатебезнең күзе дип атап йөрткәннәр.

Чишмәләрне һаман да карый, саклый халык, шөкер!

Биектау районы Чыршы авылында бүген бик күңелле һәм күркәм чара узды. Биредә бүген чишмә ачылды. Тумышы белән Чыршы авылыннан булган Илһам Гарифуллин чишмәне төзекләндерү, яңарту өчен иганәчелек ярдәме күрсәтте. Әлеге ниятне тормышка ашырырга аңа якыннары һәм туганнары ярдәмгә килде.

Реклама

Бөтен авыл халкы диярлек әлеге чарада катнашты. Бәйрәмнең күрке- авылның ак яулыклы әбиләре дә шактый гына җыелган иде.

Чишмәгә аны яңартуга зур өлеш керткән иганәче исеме белән бәйләп "Илһам чишмәсе" дигән исем кушылды. Бәйрәмдә чәй өстәлләре дә корылган иде. Өстәл артында авыл халкы бергә җыелып, чәйләр эчеп, догалар кылып, рәхмәтләр әйтеп бәйрәмне дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев