3 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Урта Алатта ял паркы ачтылар
Без эре шәһәрләрдә генә парк- скверлар, ял итү урыннары төзүләренә, ачуларына күнеккән. Авыл җирлекләрендә аның кирәге дә юк кебек. Тик, юкка гына алай уйлыйбыз. Авылларда да бергә җыелып утырырга, сөйләшергә, хәл- әхвәл белешергә урын кирәк. 3 сентябрь Урта Алат авылында Ял паркын ачу чарасы узды. Чарага бик күп кенә авыл...
-
"Биектау-05" чираттагы иптәшләрчә очрашуын үткәрде.
Бүген 3 сентябрь көнне "Биектау" боз сараенда Биектауның "Биектау-05" һәм Ижевск шәһәренең "Ижсталь" командалары арасында иптәшләрчә очрашулар узды. Нәтиҗәләр түбәндә: Биектау 1- Ижсталь 1 (1:2) Биектау 2- Ижсталь 2 (5:2)
-
Чыршыда "Илһам чишмәсе" ачылды
Безнең татар халкы борын-борыннан, чишмә-күлләрне,урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Чишмәләрне табигатебезнең күзе дип атап йөрткәннәр. Чишмәләрне һаман да карый, саклый халык, шөкер! Биектау районы Чыршы авылында бүген бик күңелле һәм күркәм чара узды. Биредә бүген чишмә ачылды. Тумышы белән Чыршы авылыннан булган Илһам Гарифуллин чишмәне төзекләндерү, яңарту өчен иганәчелек ярдәме...
-
Укучылар шимбә ял итәргә тели – мәктәп ни дияр?
Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә укучыларны шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы, дигән сорау актуальләште. Күп кенә әти-әниләрнең бу үзәгенә үткән мәсьәлә. Олылар ял иткәндә, балалар да өйдә булса яхшы, дип саный күпләр. Бер көн эчендә баланың башы ял итәргә дә өлгерми - якшәмбесе дә өй эше хәзерләп үтә бит аның!...
-
"Иң яхшы беренче сыйныф укучысы фотосурәте" бәйгесенә фотолар килә башлады
Иң беренче булып, Әлфия Кәримова "Иң яхшы беренче сыйныф укучысы фотосурәте" бәйгесенә фото җибәрде. Исегезгә төшерәбез, фотолар өчен тавыш бирү 3 сентябрь көнне башланачак. Кемнәр фотоларны алдан җибәрә- аларның тавыш җыю өчен күбрәк мөмкинлекләре бар дигән сүз. Сездән фотолар көтәбез! Ашыгыгыз!