Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектаулыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 30 миллионга якын бурычлары бар
Биектаулыларның торак-коммуналь хезмәтләре 30 миллионга якын бурычлары бар Бу - оешмалар һәм гражданнар: фатир һәм башка торак бина хуҗаларының һичшиксез үтәлергә тиешле бурычы. Ул Россия Федерациясе Торак кодексының 153 нче статьясында күздә тотылган. Закон булуга карамастан, фатир өчен бурычлылар саны кимеми. Андыйлар күпкатлы һәр йортта табыла. Агымдагы елның 1 нче...
Биектаулыларның торак-коммуналь хезмәтләре 30 миллионга якын бурычлары бар
Бу - оешмалар һәм гражданнар: фатир һәм башка торак бина хуҗаларының һичшиксез үтәлергә тиешле бурычы. Ул Россия Федерациясе Торак кодексының 153 нче статьясында күздә тотылган.
Закон булуга карамастан, фатир өчен бурычлылар саны кимеми. Андыйлар күпкатлы һәр йортта табыла. Агымдагы елның 1 нче сентябренә Биектау районы буенча халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 29,7 млн. сумга җиткән. Йортта яшәүчеләрдән түләүләр килүдә тоткарлыклар булу идарә итүче оешмага җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин итүчеләргә һәм күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүче подрядчыларга үз вакытында түли алмау куркынычы тудырса, үз вакытында түләп баручылар өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктату яки чикләү белән куркыныч.
Идарә итүче оешмалар еш кына бурычлыларга йогынты ясау максаты белән (фатирда яки бөтен йортта) ТКХ хезмәтләрен күрсәтүне туктату кебек чара күрәләр. Бурычлыларны электр энергиясез, сусыз калдыралар һәм хәтта канализация торбасын да каплыйлар. Мондый гамәлләрнең законлымы-түгелме икәнлеге турындагы мәсьәләгә күп тапкырлар закон чыгаручылар һәм суд органнары да игътибар итте.
Күпфатирлы йортлар һәм торак йортлардагы биналарның хуҗалары һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә (РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел №354 Карарында расланган) бурычлының фатиры яки йортына карата коммуналь хезмәтне туктатып тору яки бөтенләй бетерү мөмкинлеге күздә тотылган. Бу вакытта бурыч күләме коммуналь хезмәт өчен аны куллану нормативыннан (аерым яки гомуми исәп приборы булуына яки булмавына бәйсез рәвештә) чыгып исәпләнгән түләүнең өч айлык күләме суммасыннан артып китәргә тиеш. Кулланучыга теге яки бу хезмәтне күрсәтүнең чикләнү яки туктатылу ихтималы булу турында язмача кисәтү җибәрелергә тиеш. Хезмәт күрсәтү бурычны тулысынча түләгән вакыттан алып ике көн дәвамында яңартыла.
Шул ук вакытта соңгы вакытта киң кулланылыш ала башлаган башка чаралар да бар. Мәсәлән:
- торактан чыгару яки алмаштырырга мәҗбүр итә. Бу вакытта бәядәге аерма бурычларны түләүгә тотыла;
- бурычлының мөлкәтенә арест салу һәм соңыннан аны сату;
- ТКХ бурычларын түләгәнгә кадәр илдән чыгуны тыю;
- Милекне алуга (отчуждение) тыю билгеләү: бурычны түләгәнгә кадәр күчемсез милекне сатарга, бүләк итәргә, аның белән эш йөртергә мөмкинлек бирмәү.
Торак-коммуналь хезмәтләргә бурыч җыелса нишләргә?
Коммуналь хезмәтләргә бурыч булуы ачыкланганда беренче чиратта исәпләүләрне ике яклап тикшерүне таләп итегез. Әлеге чара бурычның күпме булуын һәм аның каян барлыкка килүен билгеләргә ярдәм итәр. Ә кайвакытта ул ТКХга түләү буенча ризасызлыкларны гомумән юкка чыгарырга да сәләтле. Әгәр дә бурычның булуы расланса, аны өлешләп түләү буенча килешү төзү турындагы үтенеч белән идарә итүче оешмага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәер, торак законнары нормасында мондый чара турыдан-туры каралмаган (РФ ТК 159 ст. 5 нче өлеш, 160 ст. 3 нче өлеш) булса да, идарә итүче оешмаларның күбесе бурычлыларның үтенечләрен канәгатьләндерәләр. Бурычны түләгәндә беренче чиратта җыелып килгән пени суммасын, аннары гына төп бурычны түләргә киңәш итәбез.
Гражданнарның кайбер категорияләре торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар гражданнарның торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдәге чыгымнарының гаиләнең бердәм керемендә рөхсәт ителгән иң югары өлешеннән артып киткән очракта коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр ала алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев