14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән Корбан ашы мәҗлесе узды
Бүген Биектау районының 3 номерлы мәктәбендә Корбан ашы уздырылды. Мәҗлес Биектау районы Башлыгы инициативасы белән тормышка ашырылды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты. Ул мәҗлескә җыелган мөселманнарны сәләмләде, бүгенге чарага килүләре өчен рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук район җитәкчелегенә әлеге Корбан ашы уздыруга куйган көчләре һәм хезмәтләре,...
-
Иң яхшы ун укытучы арасына керде
Укытучы һөнәре гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул бетмәс-төкәнмәс сабырлык, балаларны үз фәнең белән кызыксындыра белүне, һәр баланың күңеленә ачкыч табуны таләп итә. Чыпчык мәктәбендә башлангыч сыйныфларны Әлфия Кәримова укыта, аңа кадәр Гүзәл Гарәфиева укыткан иде. Аннары ул Коркачык мәктәбенә күчте. Барлык укучылары өчен алар - икенче әниләр. Үзләре шәфкатьле дә,...
-
Биектау ТВ да яңа проект эшли башлады
Кичә "Биектау ТВ" телеканалында "Яшьләр хәбәрләре"нең беренче чыгарылышы булды. Әлеге яңа проект яшьләр тормышын, аларның кызыксынуларын, музыка һ.б.ларны яктыртачак. Тапшыру зәңгәр экраннарга һәр атнаны сишәмбе көнне эфирга чыгачак. Һәр чыккан тапшыруны www.biektaw.ru сайтында да карарга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, беренче тапшыру сайтка эленде инде. Тапшыруның алып баручылары Энҗе Гарафиева һәм...
-
Биектаулыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 30 миллионга якын бурычлары бар
Биектаулыларның торак-коммуналь хезмәтләре 30 миллионга якын бурычлары бар Бу - оешмалар һәм гражданнар: фатир һәм башка торак бина хуҗаларының һичшиксез үтәлергә тиешле бурычы. Ул Россия Федерациясе Торак кодексының 153 нче статьясында күздә тотылган. Закон булуга карамастан, фатир өчен бурычлылар саны кимеми. Андыйлар күпкатлы һәр йортта табыла. Агымдагы елның 1 нче...
-
Россиялеләр күбрәк эшли һәм ешрак авырый башлаган - Intercomp
Экспертлар моны кыскартулардан соң эшнең калган хезмәткәрләр җилкәсенә төшүе белән аңлата. 2016 елда эшләүче россиялеләр ялга һәм командировкаларга сирәгрәк барганнар, шул ук вакытта аларның ешрак авыруы күзәтелә. Бу өстәмә эшләр белән бәйле булырга тиеш. Былтыргы кыскартулардан соң эш калган хезмәткәрләр җилкәсенә төшә, дип хәбәр итә ТАСС экспертлар мәгълүматына сылтама белән....
-
Әнисе ясаган (!) уколдан 6 яшьлек бала үлгән
6 яшьлек малай авырып киткәч өйгә табиб чакыртканнар. Ул балага укол кадый торган антибиотик язып киткән. Баланың әнисе даруханәдән аны алып кайткан да балага үзе укол ясаган. Малайның тыны кысыла башлаган. Әнисе, әбисе һәм бабасы ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Алар килгәндә малай исән булган әле. Әмма аны алып кала алмаганнар. Балада...
-
Укытучыларның хезмәт хакының база өлеше 70 процент булачак
"Бу хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучылары съездында. Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә. "Дмитрий Анатольевич Медведев хезмәт хакының база өлешен 70 процент...