Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында техник-орлыкландыручылар семинары узды (+ФОТО)

Бүген районның "Ватан" хуҗалыгы базасында техник-орлыкландыручыларның район семинары булып узды. Анда ясалма орлыкландыру буенча фикер алыштылар, практика башкарылучы эшләр белән таныштылар. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре, Бауман исемендәге ветеринария академиясе укытучысы, ветеринария фәннәре кандидаты Самат Йосыпов һәм районның техник-орлыкландыручылары катнашты. районның авыл хуҗалыгы...

Бүген районның "Ватан" хуҗалыгы базасында техник-орлыкландыручыларның район семинары булып узды. Анда ясалма орлыкландыру буенча фикер алыштылар, практика башкарылучы эшләр белән таныштылар.

Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре, Бауман исемендәге ветеринария академиясе укытучысы, ветеринария фәннәре кандидаты Самат Йосыпов һәм районның техник-орлыкландыручылары катнашты.
районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенә караганда район хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру буенча шактый гына эш эшлисе бар.

Семинар барышында ясалма орлыкландыру куллануның нәтиҗәле якларын, югары продуктлы үрчем бирү мөмкинлеген карадылар. Шулай ук ясалма орлыкландыруны җәелдеру туберкулез, лейкоз һәм башка начар авыруларны булдырмый калу өчен дә җирлек икәнлеге әйтеп кителде.

Хуҗалыкның зоотехнигы Суфия Сафиуллина, орлыкландыру буенча белгече Милис Сәгъдиев семинарда катнашучыларга "Ватан" хуҗалыгының товарлыклы сөт фермасы белән таныштырдылар, техник-орлыкландыручының эш бүлмәсендә булдылар, аның эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев