7 март 2017 яңалыклары
-
Казанда аэропортка юл тотканда машина шартлаган (+ВИДЕО)
Оренбург трактында аэропортка бару юлында «Лада Веста» автомобиле шартлаган һәм янган. Социаль челтәрләрдә Казанда аэропортка бару юлында «Лада Веста» җиңел машинасы шартлаган видеоязма барлыкка килде. Казанның Оренбург трактында, аэропортка бару юлында, «Лада Веста» автомобиле шартлаган һәм яна башлаган. Юл читендә ут әйләндереп алган машина видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Видеода...
-
Биектау районында техник-орлыкландыручылар семинары узды (+ФОТО)
Бүген районның "Ватан" хуҗалыгы базасында техник-орлыкландыручыларның район семинары булып узды. Анда ясалма орлыкландыру буенча фикер алыштылар, практика башкарылучы эшләр белән таныштылар. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре, Бауман исемендәге ветеринария академиясе укытучысы, ветеринария фәннәре кандидаты Самат Йосыпов һәм районның техник-орлыкландыручылары катнашты. районның авыл хуҗалыгы...
-
Рима Габитова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Рима Габитова. Борынгы рус мәкалендә болай диелә: "Яхшы пешекче табибка тиң". Чыннан да, пешекчеләргә табиблар кебек битараф булмаска кирәк. Пешекченең хезмәтеннән кешенең сәламәтлегенә...
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләк ләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. «Дәүләт...