Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
“Биектау FM” Гөлназ Хөсәенова йолдызын кабызды
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бу юлы тапшыруның алып баручасы Гүзәлия Вафина Гөлназ Хөсәенова турында сөйләде. "Таныш булыгыз- бу Гөлназ Хөсәенова. Хатын-кызлар никадәр серле була , аңа карата кызыксыну арта диләр....
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бу юлы тапшыруның алып баручасы Гүзәлия Вафина Гөлназ Хөсәенова турында сөйләде.
"Таныш булыгыз- бу Гөлназ Хөсәенова. Хатын-кызлар никадәр серле була , аңа карата кызыксыну арта диләр. Әлеге якташыбыз да бу хакыйкатькә тугры калып, узе хакында күп сөйләргә яратмый. Шулай да без аның турында бүген, бәхетле әни, яраткан тормыш иптәше дип әйтә алабыз! Һәр минутын кызыклы итеп кенә түгел, файдалы да үткәрергә ярата. Шуңа да аның өчен социаль челтәрләр аралашу гына түгел, кирәкле мәгълүмат чыганагы да. Тәмле пешерү серләре, сабыйларны тәрбиялгәндә мөһим фактларны ул стенасына да урнаштыра.Әгәр дә Сез дә кызыксынасыз икэн, күз чите белән генә анын битенә рәхим итегез. Кисәтәбез, күз генә тидермәгез! Төп фотосындагы чәчкә бәйләме кебек, Гөлназ да бик матур, сөйкемле. Аңа киләчәктә шундый гүзәл гөл кебек гомер итүен теләп калабыз!Яраткан гаиләсе һәм Биектау радиосы гел янәшәдә булсын!"
P.S. тапшыруның аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев