Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген «Биектау ТВ» «Татарстан-24» телевизион каналында чыга башлый.

Телевизор караучылар безнең «Биектау ТВ» корреспондентлары әзерләгән сюжетларны «Татарстан-24» телеканалында күрергә күнеккәннәр иде инде. Бу сюжетлар республика халкын районыбыз эшчәнлеге белән таныштырып барды. Безнең сюжетлар республика телеканалында бернинди үзгәртүләргә тарымыйча, ничек бар, шулай чыга иде. Мондый фактор безнең журналистларның, монтажчыларның, операторларның профессиональлеге белән аңлатыла. Без бүген сезгә тагын бер яңалык...

Телевизор караучылар безнең «Биектау ТВ» корреспондентлары әзерләгән сюжетларны «Татарстан-24» телеканалында күрергә күнеккәннәр иде инде. Бу сюжетлар республика халкын районыбыз эшчәнлеге белән таныштырып барды. Безнең сюжетлар республика телеканалында бернинди үзгәртүләргә тарымыйча, ничек бар, шулай чыга иде. Мондый фактор безнең журналистларның, монтажчыларның, операторларның профессиональлеге белән аңлатыла.
Без бүген сезгә тагын бер яңалык хәбәр итәбез, бүгенге көннән башлап «Биектау ТВ» «Татарстан-24» телеканалында гына чыгачак.
"Республика телевидение тормышында бу өр-яңа күренеш, - дип билгеләп үтте «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин. - Мондый мөмкинлеккә республиканың 20 телевизион компаниясе ия булды. Моннан бер ел элек Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өр-яңа телевизион мәгълүмати канал оештыру турында карар кылган иде. Безгә кадәр Россиянең күп кенә төбәкләрендә "...-24" форматында телевизион каналлар эшли иде инде. «Мәскәү-24», «Астрахань-24» каналлары шундыйлардан. Без дә шундый ук форматны күздә тотып эшли башладык".
«Биектау ТВ» «Татарстан-24» телеканалында районыбыз тамашачылары күнеккән вакытта: сишәмбе һәм җомга көннәрендә - 19.00 сәгатьтә, ә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. Безнең барлык рубрикалар да саклана, яңалыклар Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә - татар һәм рус телләрендә - алып барыла. «Һава торышы», «Яшьләр яңалыклары», район җитәкчеләре белән «Актуаль әңгәмә» - барысы да сез карарга күнеккән вакытларда «Татарстан-24» телеканалында эфирга чыгачак.
"Безнең «Биектау ТВ» иҗади командасы профессионал журналистлардан гына тора. Безнең сюжетларның сыйфаты, эчтәлеге, монтажлау дәрәҗәсе республикакүләм дәрәҗәдә лаеклы урынны алып тора, - ди «Биектау» медиахолдингы җитәкчесе Эльвира Мостафина. - «Татарстан-24» телеканалын караучылар моңа инандылар да инде. Ә бүгенге көннән башлап, хөрмәтле биектаулылар, «Татарстан-24» телеканалында безнең үз вакытыбыз бар. Без сюжетларны, тапшыруларны тагын да кызыклырак, файдалырак итү өстендә эшне дәвам итәчәкбез. Моның өчен безнең иҗади потенциал җитәрлек дәрәҗәдә".
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан-24» яңалыклар телеканалы тәүлек буе эшли. Аны барлык республика халкы карый ала. Яңалыкларның 80% ын Татарстан районнарыннан килгән хәбәрләр алып тора.
«Татарстан-24» телеканалы генераль директоры Сергей Лобов «Идел» журналына биргән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, регионнардагы корреспондентлар каналга яңа төсмер бирә, алар яңалыкларны иҗади якын килеп, яратып әзерли. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин киләчәктә регион журналистлары өчен махсус техника да алыначагы турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев