Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балтач сәхнәсендә “Биектау бию”е куелачак.

Районыбыз йолдызлары "Созвездие-Йолдызлык" Фестиваленең зона этабына әзерләнә. Ул Балтач районында 20-21 март көннәрендә узачак. Кабатлап үтәбез, «Созвездие-Йолдызлык-2018» Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 18 тапкыр уздырыла. Ул Татарстан яшьләренең иҗатын тормышка ашыруга зур этәргеч булып тора. Елдан- ел әлеге конкурсның дәрәҗәсе дә, масштабы да киңәя. Быел да фестивальнең...

Районыбыз йолдызлары "Созвездие-Йолдызлык" Фестиваленең зона этабына әзерләнә. Ул Балтач районында 20-21 март көннәрендә узачак. Кабатлап үтәбез, «Созвездие-Йолдызлык-2018» Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 18 тапкыр уздырыла. Ул Татарстан яшьләренең иҗатын тормышка ашыруга зур этәргеч булып тора. Елдан- ел әлеге конкурсның дәрәҗәсе дә, масштабы да киңәя. Быел да фестивальнең сайлап алу турлары иң әүвәл район мәктәпләрендә старт алды. Алга таба иң-иңнәргә бәя район күләмендә бирелде.

Агымдагы елның февраль аенда да жюри әгъзалары зона этабында Биектау данын яклар өчен иң якты, иң талантлы йолдызларны барлады. "Конкурста катнашырга теләк белдергән балалар саны бик күп булды быел. Педагоглар ярдәме белән әзерләнгән һәр чыгыш та көчле. Зона этабына күп төрле номерлар алып барабыз", дип белдерде Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борханова.

Республика сәхнәсендә инде чыныгу алган егет -кызларыбыз сафына бүгенге көндә тагын ике кечкенә йолдызчыкларыбыз кушылды. Эльза Сабирҗанова һәм Данияр Шакировка әлегә биш кенә яшь. Ләкин аларның чыгышлары сәхнәдәш апа-абыйларыннан һич кенә дә калышмый. Сәхнә ул матурлыкны ярата, дибез. Җыр-бию өлкәсендәге талант белән беррәттән, тамашачы сәхнәдә үз-үзеңне тотуга да зур игътибар бирә. Дөбъяз егете Ильназ Хәлиуллин да үз чыгышы белән жюрины таң калдырды. Зона этабында да әлеге егеткә югары өметләр баглана. Балтач сәхнәсендә Биектау йолдызлары быел да «Хореография», «Вокал-соло», «Конферанс», «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә чыгыш ясар дип көтелә. Әйтеп үтергә кирәк, быел , ниһаять, урта төркемнәрнең «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә безнекеләр дә катнаша. Гөльнара Галиуллина җитәкчелегендәге "Герда" төркеме 12-15 яшьлекләр арасында үз мөмкинлекләрен ачачак . Биючеләргә килгәндә, аларның да ел дәвамында фестивальгә ныклап әзерләнгәне күренә . Барчабызга таныш "Везунчики", "Затейники" ,"Заказанье" төркемнәре белән берлектә , Балтачка "Очаровашки", "Ассорти" , "Вселенная", "Йолдыз" төркемнәре дә юл алачак. Луиза Биккузина инде ничә ел Биектау укучыларын бию серләренә өйрәтә. Быел ул җитәкләгән төркем , сәхнәдә "Биектау бию"ен күрсәтәчәк. Алда зона этабы. Биектау йолдызларына уңышлар!

Гүзәлия Вафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев