Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Азык хәзерләү техникасы кырга чыгарга әзер

Биектау районында чәчү уңышлы гына тәмамланды. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да азык хәзерләү эшләренә керешер алдыннан тиешле чараларны күрәләр. Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов район хуҗалыкларында азык хәзерләү техникасының нинди халәттә булуын карарга, көнүзәк проблемалар турында сөйләшергә һәм җитәкчеләр, коллективлар белән аралашып алырга килгән.

Кунаклар иң беренче чиратта районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән “Бөрелесөт” хуҗалыгына килделәр. Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре азык хәзерләүне башлап җибәрергә әзерләр. Яңа сезонга алар сәнәкләре һәм чүмечләре белән бергә ике яңа трактор, ике ургыч, печән әйләндергеч сатып алганнар һәм болар, әлбәттә, күрсәткечләрне яхшыртачак.

ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов техниканы игътибар белән карап чыкты, нәтиҗәсен күрү өчен аны эшләтеп карарга кушты. Чөнки төп эшләргә керешкәч, юк кына ватылу да урып-җыюның тизлегенә һәм сыйфатына йогынты ясаячак.

Хуҗалыкта бүгенге көндә чәчүне тәмамланган дисәң дә була, 60 гектарда кукуруз чәчәсе генә калган. Бу эшләр атна азагына төгәлләнәчәк.

- Күпьеллык үләннәрне яңарттык. Быел 574 гектарда каплам астына чәчтек, әле тагын үзебезгә бөртеккә арпа, бодай, солы, борчак та чәчелде, - диде “Бөреле-сөт” хуҗалыгы директоры Ирек Вәлишин.

Рафаэль Фәттахов “Ватан” һәм “Татарстан” хуҗалыкларына да килде. Икенчесендә 21 трактор, азык җыю, печән җыю техникасы, ургыч һәм башка җайланмалар эшкә керешергә әзер торалар. Чәчү аларда да уңышлы төгәлләнгән, 3200 гектар иген чәчелгән. Чәчүлекләрне кызу темпта тәрбиялиләр, 700 гектар тукландырылган да инде, ә 200 гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртү уздырылган.

Министр урынбасары иң мөһим мәсьәләләрне кузгатты, дәүләт программалары турында сөйләде, кадрлар, коллективның эш шартлары белән кызыксынды.

- Агымдагы елның мае гадәттән тыш кызу булды, һава торышы моннан 100 ел элеккеге рекорд күрсәткечен дә уздырды. Узган атнада корылык булыр, дип бик борчылган идек. Бик әйбәт яңгырлар явып узуы сөендерде. Механизаторлар ару-талуны белмичә азык хәзерләү техникасын тәртипкә китерәләр, чөнки алар мул савымның нәкъ менә сыйфатлы азыкка бәйле булуын яхшы беләләр, - диде ТРның Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

Техниканы барлык районнарда да тикшереп кабул итәчәкләр. Машина-транспорт паркын караубарлау эшләре агымдагы атнада тәмамланачак. Республика буенча гомумән алганда нәтиҗәләр дә шул вакытта чыгарылыр, дип фаразлана.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев