28 май 2021 яңалыклары
-
Вакцина ясату - үзеңне һәм якыннарыңны яклау дигән сүз
Коронавирус бик куркыныч авыру. Аннан бары тик вакцина ясатып кына котылып калырга мөмкин. Биектау районында бүгенге көндә барлыгы 309 мең кеше COVID-19га каршы вакцина ясатты. Ә икенче прививка алган кешеләр саны 224 меңгә җитте.
-
Иң мөһиме-хәрби рухны тою
Ел саен Россия күләмендә унынчы сыйныф укучылары өчен кырда өйрәнүләр уздырыла. Биектау районында андый сборлар Чыршы авылында оештырылды. Физик яктан чыныгу, корал белән эш итү, сафта йөрү һәм тактик әзерлек узу өчен бирегә бөтен районнан 50дән артык укучы җыелды.
-
Азык хәзерләү техникасы кырга чыгарга әзер
Биектау районында чәчү уңышлы гына тәмамланды. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да азык хәзерләү эшләренә керешер алдыннан тиешле чараларны күрәләр. Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов район хуҗалыкларында азык хәзерләү техникасының нинди халәттә булуын карарга, көнүзәк проблемалар турында сөйләшергә һәм җитәкчеләр, коллективлар белән аралашып алырга килгән.