Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Балаларны яклау көне белән котлавы

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Ихлас күңелдән сезне 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган...

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Ихлас күңелдән сезне 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү - ул безнең бурыч.

Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган укучыларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. Биектау районы балалары бик күп юнәлешләрдә республикада әйдәп бара.

Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә олы рәхмәт сүзләре җиткерәм. Районыбыз мәгарифенең көндәшлеккә сәләтлелеге үсүе - укытучыларыбызның тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте.

Язмышын авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.

Бүген - җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә районыбызның барлык төп мәйданнарында концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, аларга акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде.

Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим! Җәйге ялларыгыз файдалы һәм күңелле үтсен!

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН, Биектау районы хакимияте Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев