1 июнь 2017 яңалыклары
-
Лилия Ахмалетдинова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Лилия Ахмалетдинова. «Максат булса - юл табылыр», - дип киңәш итә тапшыруыбызның бүгенге каһарманы. Ә максатка илтүче юлның нинди булуы - сикәлтәле, урау,...
-
Биектау районында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр (+ФОТО)
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә районның үзәк мәдәният йортында уку елы дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган уку алдынгыларын, иҗади яктан үзләрен таныткан талантлы балаларны һәм балалар иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Тантана "Киләчәк безнең кулда" дип исемләнгән иде. Талантлы балаларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде. Үзенең...
-
“Дельта” клубында шөгыльләнүчеләр үз мөмкинлекләрен "Биектау" спорткомплексында күрсәттеләр (+ВИДЕО)
Универсаль солдатлар бер кул белән кирпеч ваттылар, авыр герләрне һавада уйнаттылар, көчле көндәшләре белән көрәштеләр. Болар әлегә Ватан сагында торучы солдатлар түгел, әмма хәрбиләр кебек үк көчле рухлы, олы ихтыярлы варислар. Алар барысы да "Дельта" клубында шөгыльләнә. Күптән түгел клуб әгъзалары һәм аларның тренерлары үзләренең физик мөмкинлекләрен киң публикага күрсәттеләр....
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Балаларны яклау көне белән котлавы
Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Ихлас күңелдән сезне 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган...