Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Зәңгәр күлләрдә фототозаклар урнаштырылачак

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Зәңгәр күлләр» махсус сакланучы табигать территориясендә фотокапканалар урнаштырырга планлаштыра. Бу хакта ведомство рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов белдерде.

Зәңгәр күлләрдә туристлар агымы гаять зур булу сәбәпле, инспекторларга тәртипне күзәтү кыенлаша. Фототозаклар исә хокук бозуларны хезмәткәрләр булмаганда да теркәп барырга ярдәм итәчәк. Биредәге төп проблемалар — ут кабызу һәм тыелган урыннарда коену.

«Туристлар агымы чыннан да бик зур, шуңа күрә фотокапканалар урнаштыру мәсьәләсе карала», — дип ассызыклады Рамил Шәрәфетдинов.Коенучыларга — штраф, кагыйдә бозучыларга — койма

Зәңгәр күлләрнең махсус җиһазланмаган өлешләрендә коену өчен 2 мең сум күләмендә штраф каралган. Инспекторлар тарафыннан инде дистәләгән беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта рәсми пляжлардан кала барлык җирләр койма белән әйләндереп алынган, әмма бу да барысын да туктатмый.

«Койма аша сикерүчеләр — бу инде кагыйдәләрне бөтенләй санга сукмаучылар. Ләкин андыйлар аз, күпчелек ял итүчеләр чикләүләрне аңлап кабул итә», — дип өстәде Шәрәфетдинов.Социаль челтәрләр «тозагы»

Хокук бозучыларны ачыклауда социаль челтәрләр дә зур ярдәм итә. Ял итүчеләр тыелган урыннарда төшкән фото-видеоларын еш кына интернетка үзләре үк урнаштыра. Мәсәлән, күлгә туй киемнәреннән чумган парларның фотолары социаль челтәрләрдә зур резонанс тудырган. Мондый кадрлар өчен кешеләр хәтта күрше төбәкләрдән дә килә.
Мондый фактлар ачыкланганнан соң, инспекторлар урынга барып аңлату эшләре үткәрә. Дәүләт комитеты искә төшерә: Зәңгәр күлләр — аеруча саклана торган табигый территория, һәм биредә кагыйдәләрне үтәү — һәркемнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев