Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Хәрби операциядә катнашучы якташыбыз: “Куркам” дип, илгә куркыныч янаганда карап торыргамы?

Махсус хәрби операция зонасында «Тарихчы» («Историк») исемен йөртүче якташыбыз туган җиренә кыска вакытлы ялга кайтты. «Тарихчы» 2022 елның көзендә үзе теләп хәрби комиссариатка килә һәм үзенең хәрби операция зонасына китәргә теләген белдерә. Аңа 40 яшь. Ул Казан шәһәрендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия университетының тарих факультетында белем ала һәм тарих укытучысы дигән белгечлеккә ия була. Күп тә үтми безнең герой өйләнә һәм моннан 10 еллар элек гаиләсе белән Биектау районына кайтып төпләнә.

“Мин бала чагымнан ук туган илне саклау турында хыялландым. Илем кушса, Россия территориясенең бөтенлегенә, халкының бердәмлегенә кул сузарга теләгәннәр белән көрәшергә теләдем”, - дип башлады үзенең сүзен әңгәмәдәшебез.  Махсус хәрби операция башлану белән  «Тарихчы» үзе теләп хәрби комиссариатка килә һәм илне сакларга әзер икәнлеген белдерә. Аны икенче көнне үк хәрби укулар үтәргә  җибәрәләр. Әзерлек үткәннән хәрби көрәш зонасына кереп китә ул. «Тарихчы» елдан артык  инде илебезнең көнбатыш чикләренең иминлеге, бөтенлеге өчен көрәшә.

“Илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә күпләрне  курку биләп алды, күпләр, шок кичереп, аптырап та калды. Илдән китүчеләр дә булды. Кешедә намус я була, я булмый. Өченчесе бирелмәгән.  Тере кешегә, әлбәттә курку хисе хас. Әмма “куркам” дип,  илгә куркыныч янаганда карап торыргамы? Көрәш кырындагы егетләр курку хисен җиңде инде. Без кая барганыбызны алдан ук белеп килдек бит”, - ди «Тарихчы». Аның  үзендә, мәсәлән, тоемлау хисе көчле икән. Куркыныч янаганны сиземли һәм үзен кисәткән  эчке тавышына буйсына.  Шул рәвешле ул үзенең хәрби дусларын да коткарып кала.

“Шундый бер очрак булды, - дип дәвам итте үзенең сүзен «Тарихчы». -  Дустым тәмәке тартып керергә җыенды. Мин аңа “чыкма”, дим. Ул “чыгам булгач чыгам инде”, ди. “Көне буе атыш тавышлары килә, бераз гына түз, атышлар туктасын”, дип карыйм. Тыңламады, чыгып китте. Чыгуы булды, аның өстеннән миномет снаряды очып та китте һәм 10 метр ераклыкта гына шартлады да”.

 «Тарихчы» сүзләренә караганда, дошман соңгы вакытларда дрон-камикадзе коралын күбрәк куллана. “Алар күбрәк «Газель», «КамАЗ» машиналарына һөҗүм итә. Мин ялга китәр алдыннан гына дрон безнең машинага ташланды. Бәхеткә, шоферның профессиональлеге аркасында гына исән калдык”, - дип искә алды якташыбыз.  

 Шул җирлектә яшәүче халыкның дошман явыннан ничек интегүен үз күзләре белән күргән «Тарихчы» хәрби операциянең  бик тә кирәк булуына җаны-тәне  белән инанган. “Башкача без аларны яклый алмаган булыр идек, - ди ул. – Сугышны без башламадык. Аны җирдә кабат фашизмны торгызырга маташучы дошманнар башлады. Дистә елга якын үзенең азатлыгы өчен көрәшкән тыныч халыкны якларга килдек без”.

«Тарихчы» сүзләренә караганда, көрәш кырында хәрбиләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Азык-төлек, кием-салым җитәрлек. Балаларның изге теләкләр белән  язылган хатлары да, гуманитар ярдәм дә адресатларына вакытында барып җитә.

“Хәрби операция зонасында балалардан килгән хатлардан да кадерлерәк берни юк. Алар безнең исән-имин кайтуыбызны ышанып көтәләр. Алар өчен әтидән дә көчле кеше юк. Әти кеше барлык кыенлыкларны да үтеп, исән-сау кайтыргат тиеш”, - ди «Тарихчы».

Безнең герой кыска вакытлы ялга икенче тапкыр кайтты. Ике кызчыгын калдырып китүе бигрәк тә авыр икәнлеген яшермәде ул. Алар өчен әтиләре эшкә генә, командировкага гына китә икән.

“Тынычлыкның кадере сугыш кырында моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ачыла. Туган җиребездәге  тыныч тормышка  сөенәбез. Без шул тынычлыкны саклап көрәшәбез. Балаларыбыз һәр кичне йокларга ятканда киләсе көн бүгенгесеннән дә якты, матур, тыныч буласына ышанып ятсын. Мандаринлы Яңа еллар аларга бәхет кенә алып килсен иде”.

Якташыбыз яңадан хәрби операция зонасына китте. Без аның сау-сәламәт, җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев