Татарстанлылар фатирны яңадан планлаштыруны Дәүләт хезмәтләре аша килештерә ала
Татарстан Росреестры хәбәр итүенчә, бинаны яңадан планлаштыруны, үзгәртеп коруны яки торак булмаган фондка күчерүне хезер «Госуслуги» порталында рәсмиләштерергә мөмкин.
Махсус сервис эш планын төзергә, гаризаның статусын күзәтергә һәм процедураның үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә.
Портал аша фатирны торак булмаган бинага күчерергә (мәсәлән, офис өчен) яки киресенчә — торак статусын кайтарырга мөмкин. Әгәр җирле башкарма комитеттан рөхсәт алынган булса, тиешле гариза онлайн режимда тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: «Тормыш ситуацияләре» сервислары «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты кысаларында булдырылды. Бу гражданнарга төрле ведомстволарга барып йөрмичә, хезмәтләрне «бер тәрәзә» принцибы буенча алырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев