Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Татарстанда торак тапшыру буенча еллык планның 58 проценты диярлек үтәлгән

Ел башыннан республикада 1,84 миллион квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган, гомуми план күрсәткече 3,175 миллион квадрат метр.

Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында премьер-министр Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә белдерде.

Иң яхшысы - коммерция сегментында: биредә план 70 процентка үтәлгән. Гомуми мәйданы 725 мең квадрат метрдан артык булган 80 күпфатирлы йорт сафка бастырылган.

Социаль ипотека буенча күрсәткечләр тыйнак - 38 процент үтәлгән. Планлаштырылган 108 йорттан (гомуми мәйданы 150 мең квадрат метрдан артык) төзелеш әлегә ун объектта гына тәмамланган. Шул ук вакытта аларның гомуми мәйданы 57 мең квадрат метрдан артып китә.

Аерым торак төзелешенә килгәндә, биредә әзерлек 54 процент тәшкил итә. 1,061 миллион квадрат метр шәхси торак тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев