Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы башлана

2026 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр республикада «Татарстанның чиста урманнары» масштаблы табигатьне саклау акциясенең язгы этабы узачак.

Чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Акциянең төп максаты — урман массивларын чүп-чардан тазарту һәм халыкның игътибарын табигатьне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, урман байлыклары турында кайгырту — республика халкы өчен уртак эш.

«Урманнарны саклау — безнең уртак бурычыбыз. Ел саен үткәрелә торган бу акция урманнарның санитар торышын яхшыртырга гына түгел, табигатькә битараф булмаган кешеләрне берләштерергә де ярдәм итә, — дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. — Узган ел 30 мең волонтер көче белән урман фондыннан 800 куб метр чүп-чар, шулай ук 5,2 мең куб метр ауган агач һәм коры-сары җыеп алынды».

Язгы этап кысаларында каты коммуналь калдыкларны, ауган агачларны һәм ватылган ботакларны җыю буенча масштаблы эшләр планлаштырыла. Моннан тыш, урман хуҗалыгы белгечләре мәгълүмат такталарын, аншлагларны һәм ял итү урыннарын ремонтлау һәм яңаларын урнаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Акциядә һәркем катнаша ала.

Чара көз көне дә дәвам итәчәк: икенче этап 2026 елның 14 сентябреннән 14 ноябренә кадәр планлаштырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев