Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Татарстанда су басу куркынычы янаган зоналар саны икеләтә артты

Татарстанда ел дәвамында су басуга һәм су калкып чыгуга дучар булган территорияләр саны 24тән 52гә кадәр җитте. Бу зоналарның барысы да Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән.

Хәзер реестрда 21 су басу (затопление) һәм 31 су калкып чыгу (подтопление) зонасы теркәлгән. Алар нигездә Әлмәт, Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Нурлат һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.
Куркыныч зоналарның артуына карлы кыш сәбәпче булган. Территорияләрнең гомуми мәйданы 2,7 мең гектардан артып киткән (узган ел бу күрсәткеч 1,6 мең гектар иде).

Белешмә өчен: су басу (подтопление) җир асты сулары дәрәҗәсе күтәрелүдән килеп чыга, ә су каплау (затопление) — көчле явым-төшем яки сусаклагычлар ташу нәтиҗәсе.
Җир участогының куркыныч зонага керү-кермәвен ачык кадастр картасы аша тикшереп була. Шулай ук бу мәгълүмат ЕГРН өземтәсендә дә күрсәтелә (аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки МФЦ аша алырга мөмкин).
Мондый зоналар махсус куллану шартлары булган территорияләргә карый. Шәһәр төзелеше планында алар гидрологик чикләүләрне үтәү өчен исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев