Татарстанда өч ай эчендә кызыл утта үтүнең 3,5 мең очрагы теркәлде
2026 ел башыннан Татарстанда юл камералары светофорның тыю сигналына чыгу һәм көйләүче ишарәсен санга сукмауның 3,5 мең очрагын теркәде.
Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
Мондый хокук бозу өчен штраф 1,5 мең сум тәшкил итә. Кабат бозылган очракта штраф күләме 7,5 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Моннан тыш, машина йөртүче алты айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: кызыл яктылыкка бару һәм көйләүче ишарәсен санга сукмау — иң куркыныч хокук бозуларның берсе. Алар еш кына киселешләрдә авыр аварияләргә китерә.
Фиксацияләү камералары автоматик режимда эшли һәм хокук бозулар турында мәгълүматны Административ хокук бозуларны автоматлаштырылган фиксацияләү үзәгенә тапшыра. Штрафлар турындагы карарлар хокук бозучыларга почта аша җибәрелә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев