Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Татарстанда юка бозга чыккан өчен 2 мең сумга кадәр штраф яный

Яз килү белән сулыкларда боз катламы куркыныч тудыра башлый.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган бозга чыгу, шулай ук махсус җиһазландырылмаган урыннарда транспорт белән бозга керү өчен штрафлар турында искә төшерә. Гражданнар өчен штраф күләме — 1,5–2 мең сум. Вазыйфаи затлар өчен — 5–7 мең сум. Юридик затлар өчен — 50–70 мең сум.

Рәсми боз кичүләре булмаган урыннарда транспорт белән бозга чыгу катгый тыела. Моның өчен штрафлар, статуска карап, 3 меңнән 400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Спецалистлар кисәтә: язгы боз бик тиз эри һәм хәтта бер кешене дә күтәрә алмый. Куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау штрафлардан гына түгел, бәхетсезлек очракларыннан да коткарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев