Татарстанда «Гагарин декадасы» башлана
Кичә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелде.
Бөтен ил буенча Юрий Гагарин очышының 65 еллыгына багышланган беренче Россия космик атналыгы узды. Моннан соң ул ел саен үткәреләчәк һәм Фән һәм технологияләр унъеллыгы программасына кертеләчәк.
Татарстанда исә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Гагарин декадасы» башлана. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Республикада без „Татарстанда Гагарин декадасын“ үткәрәбез. Ул космик тематика буенча, беренче чиратта, үсеп килүче буын өчен белем бирү һәм мәдәни чараларны үз эченә алачак», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук Татарстанның совет космик программасына керткән өлешенә басым ясады. Казанда совет космонавтикасының баш конструкторлары Сергей Королев һәм Валентин Глушко эшләгән. Нәкъ менә КАИда илнең югары уку йортлары арасында беренче реактив двигательләр кафедрасы булдырылган, ә республика предприятиеләре космик тармак өчен төеннәр һәм агрегатлар җитештерә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казан авиация институтын тәмамлаган Борис Губанов — «Энергия-Буран» күп тапкыр кулланыла торган космик транспорт системасының һәм «Энергия» ракета комплексының баш конструкторы.
Татарстан горурлыгы — Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт Сергей Рыжиков. Ул Бөгелмәдә туган. Узган елның декабрендә Рыжиков үзеенең чираттагы күп көнлек космик очышын тәмамлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев