Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Татарстанда электрон чакыру кәгазьләре юридик көчкә ия булды

Татарстан Хәрби комиссариаты искәрткәнчә, электрон чакырулар хәзер кәгазь хәбәрнамәләр белән тигезләнде.

Чакыру җибәрү турындагы мәгълүмат махсус дәүләт реестрында автоматик рәвештә теркәлә.

Республика хәрби комиссариатында аңлатуларынча, электрон чакырулар гражданнарны хәрби комиссариатка чакыру өчен рәсми белдерү булып тора. Хәбәр җибәрелгәннән соң, бу хактагы мәгълүмат бердәм чакыру реестрына кертелә.

Әгәр граждан 20 көн дәвамында хәрби комиссариатка сәбәпсез килмәсә, аңа карата «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законда каралган вакытлыча чикләү чаралары кулланыла.

Килергә баш тарткан очракта нинди чикләүләр көтелә?

ТР Хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, чакыруны санга сукмаган гражданнарга түбәндәгеләр тыелачак:

шәхси эшмәкәр (ИП) буларак теркәлү;

үзишкән (самозанятый) буларак салым органнарында исәпкә басу;

транспорт чараларын теркәү;

кредит һәм займнар рәсмиләштерү;

автомобиль йөртү;

күчемсез милекне теркәү.

Моннан тыш, чакыру реестрында мәгълүмат барлыкка килү белән, гражданның илдән читкә чыгуы автоматик рәвештә чикләнәчәк.

Санкцияләрне ничек бетерергә?

Чикләүләр граждан хәрби комиссариатка килгәннән соң гына алына. Бу хактагы белешмә Чакырулар реестрында автоматик рәвештә яңартылачак. Шулай ук кеше хәрби комиссариатка вакытында килә алмавының дәлилле сәбәбен расласа, санкцияләр кулланылмый.

Чакырулар реестры турында нәрсә билгеле?

Электрон чакыру системасы һәм чакырылучыларның бердәм реестры Россиядә хәрби исәпкә алуны цифрлаштыру максатыннан булдырылды. Электрон хәбәрләр «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша җибәрелә. Реестрга урнаштырылганнан соң, алар рәсми рәвештә тапшырылган дип санала.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, электрон чакырулар кертү хәбәр итү процессын тизләтергә һәм хәрби бурычны үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек бирә.

Материал Елена Фенина катнашында әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев