Татарстанда 4 меңгә якын яшүсмер җәй көне эшкә урнашачак
2026 елның җәендә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 3,9 меңнән артык яшүсмер Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары составында беренче хезмәт тәҗрибәсен ала алачак.
Укучыларга төзекләндерү, сервис, балалар ялын һәм шәһәр хуҗалыгын оештыру өлкәсендә эш тәкъдим ителәчәк.
Яшүсмерләргә төрле өлкәләрдә эш тәкъдим ителәчәк
Татарстанда балигъ булмаганнарны җәйге эш белән тәэмин итү программасы башланды. Республика Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 3,9 меңнән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Мәктәп укучылары үзләрен ярдәмче эшчеләр, яшелләндерүчеләр, территория җыештыручылар, администраторлар, ишегалды лагерьлары аниматорлары, вокзалларда дежур торучы ярдәмчеләр һәм кухня хезмәткәрләре ролендә сынап карый алачак. Шулай ук балалар җәмәгать урыннарын һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерүдә катнашачак.
Беренче табыш һәм мөһим тормыш тәҗрибәсе
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров беренче эшнең яшүсмерләрнең формалашуында мөһим роль уйнавын ассызыклады.
Аның сүзләре буенча, үз табышы яшьләргә хезмәт, вакыт һәм шәхси җаваплылык кыйммәтенә яңача карарга ярдәм итә. Проектның төп бурычы - мәктәп укучыларының җәйге мәшгульлеген оештыру гына түгел, ә аларның киләчәктә файдалы булачак практик тәҗрибә туплау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев