Татарстан хезмәт хакы буенча Россиянең иң яхшы 15 төбәге исемлегендә
Татарстан икътисадның төп тармакларындагы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында 13 нче урынны алды.
Бу хакта «РИА Новости» үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре дәлилли.
Республикада иң күп керем китерүче тармак — транспорт машиналары төзү өлкәсе. Биредә уртача айлык хезмәт хакы 202 мең сумга җитә.
Рейтингта Сахалин өлкәсе лидер булды: биредә нефть һәм газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләр уртача 328 мең сум ала.
Икенче урында — Мәскәү шәһәре (финанс секторында — якынча 310 мең сум). Беренче өчлекне Амур өлкәсе йомгаклый, анда химия сәнәгатендә уртача 286 мең сум акча эшлиләр.
Беренче унлыкка шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы (249 мең сум), Магадан өлкәсе (239 мең сум), Мәскәү өлкәсе (239 мең сум), Чукотка автономияле округы (236 мең сум), Мурманск өлкәсе (234 мең сум), Байкал аръягы крае (233 мең сум) һәм Камчатка крае (210 мең сум) кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев