«Татарстан чит ил гражданнары саны буенча Россиянең алдынгы өчлегенә керде
Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә башлыгы урынбасары Денис Дзьоник хәбәр итте.
Республика бу күрсәткеч буенча Мәскәү (Мәскәү өлкәсе) һәм Санкт-Петербургтан (Ленинград өлкәсе) гына калыша. Россиядә теркәлгән чит ил кешеләренең гомуми санының якынча 5 проценты Татарстанга туры килә.
2026 ел башыннан бирле республикага 43 меңнән артык чит ил гражданины килгән (узган елның шул чорында — 38 мең кеше). Аларның күбесе эшкә яки укырга килүчеләр. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 120 меңнән артык чит ил кешесе миграцион исәптә тора. Күпчелек мигрантлар гадәттәгечә Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Казахстаннан килә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев