Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстанда һава торышы җылы түгел.
Шимбә, 7 мартта, республика халкын салкын һәм карлы һава торышы белән каршы алачак. Җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Шимбә иртәсендә термометр баганалары -10 градус күрсәтәчәкләр, көндез бераз -4 градуска кадәр җылыначак, ә кичен температура -2 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә -8 градуска кадәр түбәнәю көтелә, дип хәбәр итә "Яндекс Погода" сервисы.
Якшәмбе, 8 мартта, салкыннар көчәя. Кар яву куркынычы сакланганда җилнең тизлеге секундына 12 метр тәшкил итәчәк. Иртән -14 градус көтелә, көндез һәм кич температура -12 градус тамгасында торачак. Төнлә -19 градуска кадәр суытачак.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна Татарстанда тагын да катырак салкыннардан башланачак. Төнлә һәм дүшәмбе иртән температура -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава нибары -15…-20 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев