Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Леонид Захаров: «Кайчандыр минем комбайным яна башлаган иде, мин хәзер бик сак эш итәм»

Басуларда игеннәр өлгереп килә - район игенчеләре яңа уңышны җыеп алырга әзерләнә. Кайбер хуҗалыклар бөртеклеләрне урып-җыю эшенә кереште дә инде. Урып-җыю чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим.

Чәчүлекләрне  саклау  мәсьәләсе Биектау муниципаль районы җитәкчелегенең аерым контроле астында тора. Бөртеклеләрне  җыю  чорында  янгыннарны  булдырмас  өчен  гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы сәнәгате  объектларын  – ындыр  табакларын, терлек азыгы тупланган урыннарны, игеннәрне урып-җыюда катнаша торган техниканы, ягулык-майлау  материаллары  саклана  торган  складларны тикшерәләр. Инспекторларны, иң беренче чиратта, объектларның һәм техниканың янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә әзер булулары кызыксындыра.

Комбайнчы Леонид Захаров урып-җыю чорында янгын афәтенең нинди аяныч  нәтиҗәләргә китергәнен  кеше сөйләве буенча гына түгел, үз тәҗрибәсендә белә. Бер елны аның комбайнына ут каба. Аның “тимер аты” ул вакытта төзек булмый. Нәкъ шул сәбәп янгын чыгуга этәрә дә инде. Бәхеткә, комбайнчы үзе исән кала. Төзек булмаган механизмнар нәтиҗәсендә килеп чыккан янгын иген басуына күчәргә, янәшәдәге урманга үрмәләргә мөмкин.  Бөреле җәнлек совхозы төрле яктан урман белән әйләндереп алынган. Биредә һәр елны урып-җыю кампаниесе алдыннан янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе җитди тикшерелә. Моңа кадәр афәтләр күзәтелмәде, әмма коры үләнгә ут капкан очраклар Бөреледә дә  булды.

 “Районда коры үлән януы очраклары булгалый, - ди районның күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. – Кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә генә шундый аяныч хәлләр килеп чыга. Юл буйларында, чүп-чар ята торган чокырларда янгын күбрәк күзәтелә”.

Җәйге челләдә кечкенә генә пыяла кисәге дә, саксыз ташланган тәмәке төпчеге дә зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Төзек булмаган авыл хуҗалыгы техникасы да янгын чыганагы булып тора.  Мондый хәлне булдырмас өчен гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар уздыралар, җитешсезлекләрне тиз арада бетерү турында актлар төзиләр.

Леонид Захаров үзенең җиденче урып-җыю кампаниесенә әзерләнә. Шул еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсе аны иминлек мәсьәләсенә җитди карарга,  сак булырга өйрәтте. Урып-җыюда беренче елларын гына эшләгән  чорда аның комбайнына ут кабу күренеше бүгенгә кадәр аның күз алдыннан китми. Ул вакытта комбайнны тиз арада сафка бастыралар. Шул ук елны шул ук комбайнда Леонид Захаров ашлык суктыруда рекордлы дәрәҗәгә ирешә.

“Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә утны да, суны да кичтем инде мин. Кагыйдәсе йөрәгемә язылды. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен  төнге сәгатьтә уятып сорасалар да яттан әйтеп бирә алам. Техникада янгын чыккан очракта иң элек двигателен, аннан соң  аккумуляторын сүндерәбез, аннан соң гына янгын сүндерү эшенә керешәбез. Янгын сүндерү техникасы урып-җыю чорында һәрвакыт янәшәдә генә була. Без кырга чыгу белән алар да килеп җитә”, - ди “Бөреле” хуҗалыгы комбайнчысы Леонид Захаров.

«Бөреле» хуҗалыгы бу мәсьәләдә иң сак хуҗалыкларның берсе. Монда урып-җыю техникасы да чагыштырмача яңа, комбайннарга техник хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә югары.  

Алексей Разгулов комбайнчыга стандарт сораулар белән мөрәҗәгать итте – үзенә күрә бер имтихан алды. Комбайнчы хәлиткеч секундларда нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белергә, югалып калмаска  тиеш.

Шәпшенең «Урак һәм чүкеч» хуҗалыгында быел җитәкчелек алышынды. Шуңа да карамастан, биредә дә  җитди кимчелекләр табылмады. Инспекторларның максаты кимчелекләр табып, штраф салу түгел, ә урып-җыю кебек киеренке чорда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә җитди караш булуны тагын бер кат искәртеп үтү генә.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев