Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Кешене өмет һәм мәхәббәт яшәтә

Хәйрия фонды рәисе Чулпан Павленкова 15 елга якын хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аның бу игелекле шөгыле 2012 елда башлана.

Ул елны Чулпанның якын дус кызы һәлак була. Аның 3 баласы ятим кала һәм Чулпан бу балаларны үз канаты астына, үз тәрбиясенә ала.

“Мин ул вакытта, балаларны миңа бирүләрен үтенеп, тиешле органнарга мөрәҗәгать иттем. Балаларны уллыкка, кызлыкка алган әти-әниләр мәктәбендә укып чыктым. Миңа балаларны үз исемемә яздырырга рөхсәт иттеләр”, – ди Чулпан Павленкова. Балаларның кайдадыр әтиләре яшәгәнен белеп ала ул, таба һәм балалар әтиләре белән очрашалар. Шул еллардан бирле Чулпан хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ул социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә генә түгел, махсус хәрби операциядә көрәшүчеләргә, яраланып кайткан хәрбиләргә дә ярдәм итә.

“Мәскәүгә баргач мин инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче бер хәрбине очраттым. Аны хәрби-социаль үзәккә озата барырга кирәк иде. Мин аны тернәкләнү үзәгенә илтеп куйдым. Соңыннан Казанга алып кайттым, аңа инвалидлык алу өчен документлар әзерләргә булыштым. Барысы да уңышлы гына килеп чыккач егетне туган җиренә озаттым. Бик авыр хәлләрдә калган хәрбиләр бар. Махсус хәрби операция вакытында төрлесен күрергә туры килде”, – ди Чулпан Павленкова.

Моннан 3 ел элек ул гуманитар ярдәм белән Екатеринбург шәһәрендәге хәрби госпитальгә килә. Шунда каты гына яраланган бер хәрбине очрата. Соңыннан бу хәрбидә яман шеш авыруы да барлыгын белә һәм аның янында калырга ниятли. Солдатка берничә операция ясыйлар. Бәхеткә, барлык операцияләр дә уңышлы чыга.

“Владимир белән мин 2023 елда Екатеринбург госпиталендә таныштым, - дип дәвам итә Чулпан Павленкова. – Бу госпитальгә без дуслар белән чираттагы гуманитар йөк белән килгән идек. Владимирга бер күрүдә үк гашыйк булдым, ул да мине ошатты. Табиблар ул вакытта Владимирда яман чир барлыгын ачыклыйлар. Шунда ук үпкәсендәге шешне алу өчен берничә операция ясыйлар. Нәтиҗәдә, үпкәсенең бер өлешен алып ташлыйлар. Әлбәттә, Владимир бик нык борчылды. «Син мине ташлап китәрсең инде, минем кебек инвалид кемгә кирәк?», диде. «Синең авыруны бергәләп җиңәчәкбез. Тиздән ремиссиягә китәрсең һәм элеккечә сау-сәламәт яши башларсың», дидем. Аңа бу мизгелдә минем ярату сүзем һәм ныклы терәк кирәк иде”, - ди Чулпан Павленкова.

2025 елның декабрендә Владимирны сәламәтлегенә бәйле рәвештә хәрби хезмәттән азат итү турында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының приказы чыга.

Владимирның да, Чулпанның да моңа кадәр гаиләләре булган, һәр икесенең балалары бар. Хәзер инде ул балалар барысы да уртак, алар да туганлашкан. Олы уллары - Мәскәү Суворов училищесында, ә 12 яшьлек игезәкләр Казан Суворов училищесында укыйлар. 

Бүгенге көндә Владимир промышленность альпинисты булып эшли, укытучылыкка да укый. Ул кадет мәктәбендә укытырга хыяллана. Тормыш иптәше Чулпан бүген дә хәрбиләргә ярдәм итүен ташламый, хәрбиләргә 2 меңнән артык җылы кием алып озату өчен инвесторлар белән сөйләшүләр алып бара.

“Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Алар ярдәме белән хәрбиләргә дә булышабыз. Алга таба махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә генә түгел, гомумән, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларга ярдәм итәргә ниятлибез, – диде хәйри фонды рәисе Чулпан Павленкова.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев