Казанда автомобиль номерларына яңа тәлапләр
Казанда машина йөртүчеләргә автомобиль номерларына кагылышлы яңа таләпләр турында искәртәләр
Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә мөһим мөрәҗәгать белән чыкты: 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән кагыйдәләр буенча, дәүләт теркәү билгеләрендә Россия Федерациясе флагы булуы мәҗбүри. Бу элемент булмаган очракта, административ җаваплылык — кисәтү яки 500 сум штраф каралган.
Инспекция билгеләп үткәнчә, әлеге норма берничә ай гамәлдә булса да, барлык йөртүчеләр дә үзгәрешләргә җайлашып өлгермәгән һәм җәза алу куркынычы астында кала.
Шулай ук искә төшерәбез: укылмый торган яки махсус яшерелгән номерлар белән йөрү өчен җаваплылык күпкә кырысрак — 5000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Шул ук вакытта, номерның табигый пычрануы (тузан, пычрак чәчрәү), әгәр билгеләрне аерып булса, белә торып яшерүгә тиңләнми.
Моннан тыш, автомобиль хуҗаларына машинаны сатканда яки утильләштергәндә аны исәптән чыгарырга онытмаска киңәш ителә. Ишегалларында һәм машина кую урыннарында караусыз калган транспорт чаралары коммуналь хезмәтләргә һәм башкаларга комачаулап кына калмыйча, куркыныч чыганагы да булып тора. Машина кулланылмаса да, аның торышы һәм кайда торуы өчен хуҗасы финанс һәм юридик җаваплылык йөртә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев