Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

«Каньон Биектау» клубының киләчәге өметле

Татарстанда питбайкта йөргәндә юл-транспорт һәлакәтенә очрап үлүче балалар саны арта бара. Нәрсә соң ул питбайк? Ул – мотоциклдан аз гына кечерәк, егәрлеге буенча көчле булган хәрәкәт итү чарасы. Беренче мәртәбә күргән кеше аның янында, һичшиксез, туктап калачак.

Чөнки ул транспортның игътибарны җәлеп итә торган төре.   Актив ял итәргә яратучылар өчен менә дигән чара. Интернетка күз салсак райдерлар  питбайкларда нинди генә хәрәкәтләр ясамыйлар!!!  Яңа гына питбайкка утыручыларны спортчыларның  нәкъ менә шундый хәрәкәтләр ясавы кызыксындыра да инде. Закон буенча питбайк транспорт чарасына керми. Шуңа күрә аны ЮХИДИ органнарында теркәргә кирәк түгел. Аны йөртү өчен аерым хокук та (права) таләп ителми. Нәкъ менә шундый үзенчәлекләре белән питбайк бүген кеше гомере өчен иң куркыныч хәрәкәтләнү  чарасына әйләнде  дә инде.

Биектау районында әлеге четерекле мәсьәләне хәл итүнең кулай юлын таптылар:  балалар, яшүсмерләр юлларда, басуда, болында,  үзенең гомерен куркыныч астына куеп, мәгънәсез рәвештә йөрмәсен өчен «Каньон Биектау» дигән клуб оештырылды.  Дәресләр  Әлдермеш авыл җирлеге территориясендәге карьерда бушлай уза. Клубның максаты эндуро мотоциклында йөрергә яратучыларны бер тирәгә туплап, аларны имин хәрәкәт итү серләренә төшендерүдән гыйбарәт. Клуб куйган катгый шартлар да бар: анда  шөгыльләнергә теләгән һәркем   әлеге клубның рәсми рәвештә теркәлгән әгъзасы булырга тиеш һәм ул эндуро мотоциклында каньоннан читкә чыгарга тиеш түгел.

“Без Биектау районы башлыгына клуб оештыруда, балаларга питбайкларда йөрү өчен трасса төзүдә  ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттек, - ди ТР «Эндуро» мотоциклы федерациясенең комиссия рәисе Андрей Куприянов. – Бүгенге көндә бу спорт төре киң таралу алды. Балаларга йөрү өчен махсус урыннар юк. Алар,  үз гомерләрен куркыныч астына куеп,  машина юлларына чыгалар, җәяүлеләр йөри торган тротуарларда да аларны питбайкларда очратырга мөмкин. Мондый күренешне коры кисәтү юлы белән генә туктатып булмый, үтемле чарасын күрергә кирәк. Район башлыгы безгә ярдәм итәргә сүз бирде. Биектау районы җитәкчелегенә моның өчен зур рәхмәт”.

Узышчылар атнасына өч тапкыр инструктор  белән шөгыльләнә. Өйрәнә башлаганчы балаларның физик әзерлеге тикшерелә. Тәҗрибә арткан саен балалар катлаулырак сынауларны уза башлыйлар. Андрей Геннадевич сүзләренә караганда, иң мөһиме,  яшүсмерләр мотоцикл спортын үз итә башлый, алар җәяүлеләрнең һәм үз гомерләрен куркыныч астына куймыйча кулай шартларда йөрергә күнегәләр. Тәҗрибә туплаган балалар төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша ала.

“Мондый төр ярышлар республиканың һәр районында уза, – ди Андрей Куприянов. – Алар ярышларның масштабы белән генә аерыла. Быел бездә республика чемпионаты  бара. Ул алты этаптан тора һәм алты районда оештырыла. Ярышларда күрше республика спортчылары да катнаша. Әлбәттә инде, без дә күршеләрдә уза торган ярышларда катнашабыз”.

«Каньон Биектау» клубында бүгенге көндә 8 бала шөгыльләнә. Алар арасында кызлар да бар.

“Мин элек  мопедта йөрдем,  соңрак «Иж-планета»  мотоциклында йөрергә өйрәндем,  хәзер инде эндурога өстенлек бирәм.  Мотоспорт белән шөгыльләнү өчен аерым шартлар таләп ителә - махсус билгеләнгән урын, махсус трасса, трек булырга тиеш. Спортчылар барытик шунда гына йөрергә тиеш”, - ди Алинә Фатыйхова.

Эмиль Фатыйхов биредә бер ел дәвамында шөгыльләнә икән. Әти-әнисе аңа питбайк сатып алалар. Элегрәк ул басу-кырларда йөргән булса, бүген инде клуб оештырылуы турында ишеткән һәм бик теләп әлеге клубның әгъзасы булып теркәлгән. 14 яшендә инде ул  мотоцикл спортының барлык нечкәлекләренә төшенеп бара.  Клубта ул  профессиональ дәрәҗәдәге  дәресләр ала.

“Питбайкны сатып аласың да рәхәтләнеп йөрисең дигән сүзнең коры сүз икәнлегенә күптән инандым инде мин. Анда йөрер өчен бик күп өстәмә әйберләр кирәк.  Мин вакытлыча эшләр табам да мотоциклга кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акча эшлим. Әти-әнием бик риза. Питбайк миңа бик ошый. Мин дусларым белән карьерга бик еш киләм, без монда дәресләр алабыз, үзебезнең тәҗрибәне арттырабыз”, - ди Эмиль Фатыйхов.

Клубка йөрүче яшүсмерләр төзелеш эшендә дә ярдәм итәләр.  Андрей Геннадьевич Куприянов «Каньон Биектау» клубына зур өметләр белән карый. Районда эндуро спортын   үстерү юнәлешендә менә дигән шартлар тудырыла. Иң мөһиме, балалар махсус булдырылган шартларда, имин трассада йөрергә күнегә. Клубка аерым кешеләр дә, район җитәкчелеге дә, мотофедерация дә ярдәм итә. ТР «Эндуро» мотоциклы федерациясе клубка мототехника сатып алуны планлаштыра. Димәк, «Каньон Биектау»  клубының киләчәге өметле.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев