Икенче «Төнге кафедра» узды: галимнәр роботлар һәм ЯИ турында фикер алышты
Татарстан башкаласында «Төнге кафедра» фәнни-мәгърифәтчелек проектының икенче сезоны узды. Чараны «Мәктәп 21» (Сберның мәгариф проекты) һәм Казан федераль университеты оештырды.
Мәйданчык төрле өлкә белгечләрен: ясалма интеллект буенча экспертларны, юристларны, филологларны, табибларны һәм педагогларны бергә җыйды.
Спикерларның берсе — КФУ Университет клиникасының баш табиб урынбасары Иван Киясов иде. Ул технологияләр никадәр тиз үссә дә, ясалма интеллектның пациент янында табибны тулысынча алыштыра алмавын аңлатты. Аның фаразлары буенча, 20–30 елдан медицина танымаслык үзгәрәчәк. Акыллы гаджетлар сәламәтлек торышын даими контрольдә тотачак, ә пациентлар диагноз буенча берничә белгеч белән түгел, ә бер табиб белән генә киңәшләшәчәк. Әмма бүгенге көндә бу юлда киртәләр җитәрлек: шәхси мәгълүматларны саклау проблемасыннан алып, диагноз куюда индивидуаль караш кирәклегенә кадәр.
КФУның санлы аналитика кафедрасы мөдире Александр Тощев нейрон челтәрләрне «ми протезы» буларак кулланмаска чакырды. Аның сүзләренчә, ясалма интеллектның үз максаты, хисләре һәм җаваплылыгы юк, ул кеше тормышының контекстын аңлый алмый. Шул ук вакытта ярдәмче корал буларак нейрон челтәрләр бик файдалы.
Кичәнең йомгаклау ноктасы булып панель дискуссиясе торды.
Кызыклы һәм аңлаешлы формат
Кунаклар чараны югары бәяләде. Биредә катлаулы формулалар һәм аңлашылмый торган терминнар урынына — җанлы аралашу, гади аңлатмалар һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Оештыручылар форматны дөрес сайлаган: мондый очрашулар җомга киче өчен иң кулай вариант.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев