Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
Все рубрики

Февраль аенда Казанда иң зур хезмәт хаклары тәкъдим ителгән вакансияләр билгеле

Февраль аенда Казанда иң зур хезмәт хаклары тәкъдим ителгән вакансияләр билгеле: 200 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин

SuperJob сервисы Казанда хезмәт базарындагы вакансияләрне анализлаган. 2026 елның февраль ае күрсәткечләре буенча, беренче урында табигый косметика җитештерүче компаниядә хезмәт куючы баш хисапчы вакансиясе тора. Әлеге вазыйфаны башкаручы хезмәткәргә аена 180 мең сум вәгъдә итәләр. Иң югары хезмәт хакы алучы белгечләрнең топ-5 исемлеге: Икенче урында — Татарстанның эре элемтә операторында эшләүче программист. Биредә хезмәт хакы 175 мең сумнан башлана, өстәмә премияләр дә каралган. Өченче урында — автоэлектрик-диагностика ясаучы: эш бирүчеләр аңа ай саен 150–200 мең сум түләргә әзер. Беренче бишлеккә шулай ук сату бүлеге җитәкчесе (хезмәт хакы 150 мең сумнанбашлана) һәм төзелеш компаниясендә смета ясаучы белгеч тә кергән — аңа айга130–150 мең сум вәгъдә итәләр. Гомумән алганда, бүген Казанда иң югары хезмәт хаклары сәламәтлек саклау,сәнәгать, төзелеш, сату һәм IT өлкәләрендә тәкъдим ителә. Шулай ук квалификацияле эшчеләргә һәм машина йөртүчеләргә дә ихтыяҗ зур. Россиянең башка шәһәрләрендәге хезмәт базары SuperJob илне ң 16 иң зур шәһәрендәге вакансияләрне анализлаган. Мәскәү,Санкт-Петербург, Волгоград, Екатеринбург, Красноярск, Новосибирск,Ростов-на-Дону һәм Самара шәһәрләрендә бүлек җитәкчеләре, баш инженерлар һәм юрисконсультлар иң зур хезмәт хакы алып эшли. Күп кенә төбәкләрдә рейтингның югары баскычларын табиблар били. Ә машина йөртүчеләр һәм квалификацияле эшчеләрнең хезмәт хакы 150 мең сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев