Биектау укучылары Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үттеләр
Биектауның 3нче урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Әлеге әдәби-музыкаль кичә мәктәпнең актлар залында төрле сыйныф укучыларын берләштерде.
Бәйрәм программасы бик бай һәм эчтәлекле булды: балалар Тукайның үлемсез шигырьләрен яттан сөйләделәр, татар телендә моңлы җырлар башкардылар һәм шагыйрьнең әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Укытучылар билгеләп үткәнчә, балалар әзерлек процессында зур активлык күрсәткән, репетицияләрдә теләп катнашканнар.
3нче сыйныф укучысы Мәрьям Халикова үз тәэсирләре белән уртаклашты:
"Мин бәйрәмдә «Пар ат» шигырен сөйләдем. Тукайның әсәрләрен бик яратам, киләсе тапкыр «Шүрәле» буенча чыгыш ясарга телим. Аның иҗаты миңа бик ошый".Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлгенә Анасовна чараның әһәмияте турында болай диде:
"Бүгенге чарабыз Тукай мирасына тагын бер кат кагылырга мөмкинлек бирде. Программа кызыклы һәм бай булып чыкты. Без — Тукай оныклары, һәм бу олы мәхәббәтне балаларга җиткерү — безнең төп бурычыбыз".
Мондый чаралар укучыларга татар әдәбиятын һәм мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә, китапка, иҗатка кызыксыну уята һәм милли мирасыбызга карата хөрмәт тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев