29 июнь, шимбә көнне, 10.00 сәгатьтә Биектау районында муниципаль район башлыгы кубогына мотоциклда узышларга старт бирелә.
Узышлар «Эндуро» дисциплинасы буенча оештырыла. Ярышларда 200 гә якын спортчы катнашуы көтелә. Спортчылар арасында хатын-кызлар да бар. Призлар фонды 600 000 сум тәшкил итә. Бу сумма 1 – 10 урыннарга ия булган узышчылар арасында бүленәчәк. Узышлар өчен Әлдермеш карьерын махсус әзерләделәр. Анда стадион һәм төрле класс узышлары өчен трасса булдырылган. Ярышлар 4 төрле класста оештырыла: башлангыч (лайт), уртача (хобби), профессиональ (хард) һәм хатын-кызлар классы. Стадионда балалар һәм олылар өчен күңел ачу чаралары, бушлай квадрациклларда йөрү каралаган.
Нет комментариев