Биектау артистлары «Пирамида» сәхнәсен яулады!
Казанның «Пирамида» концертлар залында ветераннар арасында уздырылучы «Балкыш» IX Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең тантаналы гала-концерты булып үтте.
Бу проект күптән инде Татарстанның мәдәни тормышында иң рухи һәм масштаблы вакыйгаларның берсенә әверелде. Биектау районыннан барган ике данлыклы артистыбыз үз осталыкларын тагын бер кат исбатлады. Ринат Сабирҗанов һәм Галия Камалова "Соло башкаручы" номинациясендә лауреат исеменә лаек булдылар. Жюри әгъзалары һәм тамашачылар аларның тавыш көченә һәм моңга сокландылар. Галия Камалова — проектның чын легендасы. Ул фестиваль оешкан көннән бирле лауреат исемен саклый һәм ел саен үзенең югары осталыгын раслый. Аның чыгышларын халык һәрвакыт зур дулкынлану белән көтеп ала.
Ринат Сабирҗанов быел "Балкыш" сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясады. Тиешле яшь категориясенә керү белән, ул үзенең ир-ат харизмасы һәм ихлас башкаруы белән жюри йөрәген беренче чыгышыннан ук яулады.
"Балкыш" фестивале — ул гади иҗат бәйгесе генә түгел, ә чын талант өчен яшьнең мөһим түгеллеген раслаучы символ. Проект Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Ул республикабызның меңләгән сәләтле кешесен берләштерә һәм аларга иң зур сәхнәләрдә балкырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев