Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Бала тумыштан рәссам

Алан Бәксәр мәктәбендә Мәскәү шәһәрендә яшәүче танылган рәссам Ильяс Айдаров һәм аның тормыш иптәше Полина белән очрашу узды. Очрашу барышында Ильяс Сәярович укучыларны үзенең тормыш юлы белән таныштырды, рәсем сәнгате буенча осталык дәресе уздырды.

Ильяс Айдаров Казан шәһәрендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач та Мәскәү шәһәренә китә һәм архитектура институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң, 80 нче еллар башында, архитектура өлкәсендә эшләп ала һәм соңыннан үзен рәсем сәнгатенә багышлый.  

“Мин очраклы гына рәссам булып киттем, – ди Ильяс Сәярович. -  Мәскәүдә узган күргәзмәләрнең берсендә мин үземнең акварель техникасындагы  рәсемнәремне урнаштырган идем.  Анда минем эшләремне күргән нәшриятчылар журналлар, китаплар өчен рәсемнәр ясавымны үтенделәр. Шул вакыттан бирле мин рәссам булып киттем. Соңыннан портретлар да ясый башладым. Үз вакытында Алла Пугачеваның да портретын ясаган идем. Без аны кызым белән бергәләп җырчының үзенә бүләк иттек”.

Ильяс Сәярович үзе ясаган картиналарның күчермәләрен үз имзасы белән  балаларга да бүләк итте. Ул укучылар белән күптәнге танышлар кебек иркен аралашты.

“Рәссам булыр өчен үзеңне иркен, тормышның һәртөрле кысаларыннан азат итеп сизәргә кирәк. Яңа гына иҗат итә башлаган талантларны моның өчен беркем битәрләми. Алар үзләренең иҗатыннан тәм табарга тиеш. Соңыннан үз эшләреннән үзләре дә кәнәгать калачак һәм күбесе рәссам булып китәчәк.  Җир йөзендә иң матур һөнәр иясе ул рәссам”, - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән Ильяс Айдаров.

Очрашу истәлеге

Укучылар танылган рәссам белән очрашудан бик шат калдылар. Авылда яшәүче балалар өчен бу очрашу чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Алан Бәксәр мәктәбе директоры осталык дәресе өчен мәктәпнең тулы бер диварын биргән. Балалар рәссам белән бергәләп, рәхәтләнеп, шул диварны аллы-гөлле рәсемнәргә күмделәр.

“Бүген безгә чын рәссам килде, - ди 1 сыйныф укучысы Заринә. – Без рәсем ясарга бик тә яратабыз. Мин осталык дәресендә йөрәк рәсеме ясадым”.

11 яшьлек Александр Галимҗанов рәссам булырга хыяллана.

“Мин өйдә еш кына кулыма карандаш, буяулар алам, үзем теләгән рәсемне ясап куям. Киндер тукымага әллә ниләр ясап була, бернинди чикләүләр юк. Рәсемнәрем үземә ошый”, - ди ул.

Алинә осталык дәресендә үзенә ошаган барлык буяулар белән дә рәсем ясап карады. Рәссам алып килгән буяулар бөтендәй башка сыйфатлы икән шул, аның төсләре дә җетерәк. “Чын рәссам белән бергәләп рәсем ясау бигрәк мавыктыргыч икән”, - дип үзенең хисләре белән уртаклашты кыз.

Җәүһәр тудыруда төп чыганак – илһам

Ильяс Сәярович очрашуга үзенең тормыш иптәше Полина белән килгәнлеген тагын бер кат искәртеп үтәбез. Полина Айдарова да иҗади кеше. Әмма аның иҗаты пыяла сәнгате белән бәйле. Ул да балаларга үз һөнәренең серләрен ачты, алар белән яңа әсәрләр тудырды.

“Балалар алар тумыштан рәссам. Аның иң беренче иҗаты – обойларга ясалган  рәсемнәр. Без бүген балаларга илһам чыганагы бирергә тырыштык. Бәлки араларыннан кемдер рәссам булыр. Мондый мизгелләр бала күңелендә, хәтерендә бик озак саклана. Балалар ясаган әсәрләр бик матур, чөнки алар самими, гади, алар дөньяны башка яктан күрә беләләр”, - ди Полина Айдарова.

Талантлы рәссамнар белән бергәләп балалар да җәүһәрләр тудырды. Укучыларга мәктәп диварын бизәү бик  тә ошады, хәтта дивардан аерыла да алмадылар.

Алан-Бәксәр мәктәбендә мондый очрашулар еш оештырыла. Узган ел да мәктәпкә өч югары сәнгать әһеле килгән иде.  Чөнки үзендә булганы белән уртаклаша, бүлешә белүче, хәйриячелек кылучы, ярдәмчел меценат авыл мәктәбенә менә шундый бәйрәм чараларын еш  бүләк итә. Җирле меценат  үзе дә бу авылга, аның табигатенә гашыйк кеше. Танылган рәссамнарны да ул шул гүзәллекне күрергә, җәүһәрләргә күчкән авыл табигатен бөтен дөньяга күрсәтергә дип  бирегә  чакыра.  

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев