Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Автоинструктор Равиль Ханов: “Кызык алар белән”

Биектау районында машина йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи“ бәйгесе үтте. Бәйге 20 ел дәвамында бара. “Автоледи“ бәйгесе машина йөртүчеләрнең юл иминлеге кагыйдәләрен белү, автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен ныгыту һәм шулай ук аларны имин юл хәрәкәтен пропагандалауга җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Хатын-кызлар бәйгенең теоретик сорауларына җавап биргәннән соң махсус мәйданчыкта машина йөртүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мондый бәйгеләр һәрвакыт бик күңелле уза. Хатын-кыз булган җирдә хисләр дә ташып тора. Хәтта иң тәҗрибәле шофер да, компьютер артына утырып, беренче тапкыр машина йөртү хокукы алган вакыттагы кебек барлык сорауларга тулы җавап бирә алмаска мөмкин. Монда билет сораулары бик катлаулы һәм хәйлә белән төзелгән.  Аның саен экранда «имтихан бирелмәде» дигән сүзләр килеп чыга. Әмма кызларның кәефен  мондый очраклар гына боза алмый. Кабинетта барытик позитив атмосфера хөкем сөрә.

“Үзем дә аңламыйм - ни өчен имтиханны бирә алмадым? Мин шок хәлендә. 23 ел рульдә  йөрим. Кагыйдәләрне онытып җибәргәнмен инде”, - дип шаярта бер ханым. Алда хатын-кызларны махсус мәйданчык көтә иде. Һәрберсе “күрсәтермен әле мин машинаны ничек йөртергә кирәклеген” дигән кыяфәт һәм үз-үзенә тәмам ышанган хәлдә машинага менеп утыра торды.

Гаҗәп, теория сорауларында шактый гына “йөзгән” кызлар жюри әгъзаларын шаккатырдылар.  Юлда бер генә конус та тәгәрәп китмәде. Нинди осталык! Сокланырга гына кала.  

“ЮХИДИ күп төрле бәйгеләр уздыра. “Автобабай”, мәсьәлән.  Ә менә “Автоледи” бәйгесе иң кызыгы.  Хатын-кызлар хислерәк. Оттырсалар да шаярталар. Чөнки барысы да бер-берсен яхшы белә. Беркем үпкә белдерми. Кызык алар белән”, - ди автоинструктор Равиль Ханов.

Биремнәр алай ук катлаулы да түгел кебек: елан кебек йөреп узу, машинаны тар гына урынга кую, иң мөһиме, шартлы куелган каршылыкларны бәрдермәү.   Мондый төр биремнәрне кызлар бик оста башкарып чыкты. Алар кечкенә машинаны гына түгел, TANK белән дә оста идарә иттеләр.  

“Хатын-кызны начар йөртүче, диләр. Дөрес түгел! Кызлар төгәл йөртәләр, ашыкмыйлар. Һәрхәлдә, кая борыласыңны күрсәтә торган лампочкаларны онытмыйча кабызалар. Бәйгедә миңа бик ошады. Бу – минем бәйге”, - ди автоледи Эльвира Вильданова.

Кызлар арасында бернинди көнчелек юк. Хәтта җиңүчедән дә көнләшмәделәр. Киресенчә, аны  алкышларга күмделәр. Гөлия Закирова бәйгенең республика этабында Биектау данын яклаячак. Ул көнгә дә озак алмады. Казан аны 8 августта көтәчәк. Кайчандыр Гөлия, республика бәйгесендә катнашып, 10 нчы урынны алып кайткан иде инде.

“Автоледи” бәйгесе елдан-ел эчтәлеклерәк, яхшырак, кызыграк була бара, - ди «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге башлыгы  Алсу Сафиуллина. – Беренчедән, оештыру мәсьәләләре яхшы хәл ителә. Икенчедән, ДОСААФ ярдәм итә. Автоледилар үзләре дә активлаша бара. Алар бернинди ялгышсыз барлык сынауларны да үтәп чыгалар”.

Алсу Рәшитовна үзе дә ЮХИДИ профессионаллары арасында бара торган бәйгеләрдә катнаша. Шуңа да район автоледилары өчен чын күңелдән җан ата, барлык этапларда да аларга теләктәшлек күрсәтә.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев