Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

6 көн=1ел... Бу математика түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең зур бүләге

Рамазан ае үтте, әмма аның нуры безнең белән кала ала.

Пәйгамбәребез (сәлаллаһу гәләйһи вә сәлләм) безгә искиткеч мөмкинлек барлыгы хакында әйтеп калдырган: «Кем Рамазан уразасын тотып, аннан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр» (Мөслим риваяте).

Бу ни өчен мөһим?

1 еллык әҗер-савап: Рамазанның 30 көне ун тапкырга арттырыла (300 көн), ә Шәүвәлнең 6 көне — тагын 60 көн. Нәтиҗәдә — тулы бер ел гыйбадәт кылган кебек килеп чыга!
Рухи ныклык: Шәүвәл аенда тотылган алты көнлек уразаның һәр көне — үзе бер хикмәт һәм олы бүләк:
Беренче көн: Бу көнне ураза тоткан кешенең 40 еллык гөнаһы  ярлыканыр, ә Кыямәт көнендә гамәл дәфтәре уң кулына бирелер. Раббыбыз аңа җәннәт киемнәрен кидертер.
Икенче көн: Ихласлык белән тоткан бу көн өчен 70 хаҗ савабы язылыр.
Өченче көн: 200 шаһит савабы бирелер, ә каберен һәр көнне 100 фәрештә зыярат кылыр.
Дүртенче көн: Аллаһ Тәгалә бу кешенең дөнья һәм ахирәт хаҗәтләрен үтәр, ә 70 000  фәрештә аның өчен: «Я Раббым! Бу бәндәнең гөнаһларын ярлыка», — дип дога кылыр.
Бишенче көн: Бу көнне ураза тоткан кешенең догалары кабул ителер, ул кабер газабыннан котылыр һәм Кыямәт көнендә йөзе нурлы булыр.
Алтынчы көн: Бу кешегә 60 еллык нәфел уразасы савабы язылыр. Әгәр кеше шушы арада вафат булса, шаһитлек дәрәҗәсенә ирешер.
 
Кимчелекләрне төзәтү: Нәфел уразалары Рамазан аенда белмичә кылган хаталарыбызны төзәтергә ярдәм итә.

Ничек тотарга?

1.    Бу 6 көнне ай дәвамында (Зөлкагъдә ае кергәнче) теләсә кайсы көнне тотарга була.
2.    Аларны бер-бер артлы да, ара калдырып та тотарга мөмкин.
3.    Әгәр Рамазаннан калган казаларыгыз булса, башта казаны үтәп, аннары Шәүвәл уразасына керешү хәерлерәк санала.
Бу 6 көн — безнең җаныбызга ял бирергә һәм иманыбызны куәтләргә искиткеч мөмкинлек. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев