Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
Все рубрики

2026нчы елда фитыр-садакасы: күләме һәм акчалата түләү мөмкинлеге

Изге Рамазан аенда мөселманнар фитыр-садакасы күләме һәм тәртибе турында сораштыра башлый.

Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» га биргән әңгәмәсендә әлеге мәҗбүри сәдаканың төп кагыйдәләрен аңлатты. Шәригать буенча фитыр-садакасының күләме Ислам кануннары нигезендә, фитыр-садакасының күләме- һәр гаилә әгъзасына 1 мүдд ярма хисабыннан исәпләнә.

Борынгы заманда сәдаканы хөрмә яки ярма белән биргәннәр, нәкъ менә шул күләмдә үлчәгәннәр. Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, бу күләмне акчалата эквивалентка күчерә. 2026 елда түләүләр күләме Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасының иң аз күләмен (арпа бәясеннән чыгып исәпләгәндә) 200 сум, дип билгеләде. Урта хәллеләр өчен – 1200сум (хөрмә һәм йөзем бәяләре буенча). Моны Гает бәйрәме башланганчы эшләргә өлгерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев