Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Все рубрики

15 апрельдән Татарстанда урман янгыннары куркынычы сезоны башлана

2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдә ачылачак. Быел бу чор узган ел белән чагыштырганда соңрак башлана.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, яңа сроклар язгы һава шартларына бәйле.

«Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 31 мартта игълан ителде. Быелгы динамика язның һава шартлары үзенчәлекләре белән бәйле», — дип аңлатты Равил Кузюров.

Салкын һәм озакка сузылган яз аркасында, урман янгыннары куркынычы узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Ләкин апрель уртасыннан хәл үзгәрергә мөмкин. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан барлык әзерлек чаралары комплексы үткәрелде. Янгыннарны кисәтү һәм оператив җавап бирү өчен барлык көчләр әзерлеккә китерелгән.

Министр билгеләп үткәнчә, 2026 елда Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең берләштерелгән планы эшләнгән. Документта урман янгыннары формированиеләре, техника һәм җиһазлар саны, шулай ук аларны янгын куркынычы дәрәҗәсенә туры китереп җәлеп итү тәртибе һәм башка мөһим аспектлар тулысынча чагылыш тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев