Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь батырлар сынатмады

"Биектау" спорт комплексында үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча узган Татарстан Республикасы беренчелеге җөмһүриятебезнең төрле почмакларыннан килгән яшь спортчыларны бергә җыйды. Көч сынашырга көрәшчеләр Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Теләче, Сарман, Актаныш, Арча, Әлмәт, Кукмара, Апас, Мамадыш, Кама Тамагы һәм башка районнардан килгәннәр, шулай ук Мари-Эл республикасыннан...

"Биектау" спорт комплексында үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча узган Татарстан Республикасы беренчелеге җөмһүриятебезнең төрле почмакларыннан килгән яшь спортчыларны бергә җыйды.

Көч сынашырга көрәшчеләр Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Теләче, Сарман, Актаныш, Арча, Әлмәт, Кукмара, Апас, Мамадыш, Кама Тамагы һәм башка районнардан килгәннәр, шулай ук Мари-Эл республикасыннан да кө-рәшчеләр командасы бар иде. Бу юлы 370 спортчы үзен сынап карарга булган. Ярыш хуҗалары ике команда - "Биектау-1" һәм "Биектау-2" - әзерлә-гәннәр. Район данын яклау бурычын Суыксу, Ямаширмә, Битаман, Дөбъяз, Айбаш, Мүлмә, Биектау батырлары үз өсләренә алдылар.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачканда спортчыларны әлеге бәйрәм белән котлады һәм җиңү яулауларын теләде. Яшь батырларны шулай ук ТРның татар-башкорт милли спорт көрәше "Көрәш" Федерациясе башкару директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, "Сабантуй" газетасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, "Сельхозснаб" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Фәнис Гатин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле, баш белгеч Алмаз Габдуллин да матур теләкләрен җиткерделәр.

Көрәш вакытында "Биектау" комплексының спорт залында спортчыларга гына хас ярыш рухы, мавыгу сизелеп торды. Теләсә нинди ярыш та сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, көрәшчеләрнең спорт осталыгын арттыра, шулай ук укучыларның игътибарын заман тормышында күзә-телә торган тискәре күренешләрдән читкә юнәлдерә. Милли көрәш буенча спорт ярышларының популярлыгы ел саен күтәрелә бара. Спортның әлеге төре белән шө-гыльләнергә теләүче малайлар саны арта бара.

Татар-башкорт көрәше, ярышлардан тыш, әле төрле бәйрәм һәм фестиваль программаларына да кертелә, һәм, кагыйдә буларак, һәркемнең игътибар үзәгендә була. Мондый ярышларда төрле әзерлектәге спортчылар катнаша. Ул нәкъ менә шул ягы белән кызыклы да, чөнки шөһрәтле батырларның көрәш алымнарын карап-күзәтеп, башыңа сеңдереп кенә утырмыйсың, үзеңнең осталыгыңны да камил-ләштерәсең, ихтыяр көчен чыныктырасың.

Үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше "Көрәш" буенча ТР беренчелегендә җиңүчеләр шәхси һәм команда беренчелегендә билгеләнде. Беренче урынны Мамадыш районы командасы яулады, икенче урында - Яр Чаллы спортчылары, өченчедә - Теләче көрәшчеләре.

Безнең районныкылар арасында Суыксудан Инсаф Гыйниятуллин уңышлы чыгыш ясады. 50 килограммга кадәрле авырлыкта ул икенче урынны алды. Булат Миңнуллин да яхшы көрәште һәм нәтиҗәдә 40 килограммга кадәрле авырлыкта 3 нче урынны алды.

Яшь батырларның спорт мәйданчыкларында килә-чәктә дә уңышка ирешүләрен телибез.

Рәсемнәрдә: ярыш мизгелләре; кунаклар һәм судьялар; Биектау районының яшь көрәшчеләре.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев